Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре “Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланманы – һәр йортка” акциясе уздыралар

Татарстанда янгын турында хәбәр итүче җайланмалар кую буенча ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә 2016 елда башланган хәйрия акциянең өченче этабы уза, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәте. Биектау районында шәхси йортларга һәм фатирларга хәбәр итү җайланмаларын кую эше июньдә үк башланды. ТР Президенты күрсәтмәсе...

Татарстанда янгын турында хәбәр итүче җайланмалар кую буенча ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә 2016 елда башланган хәйрия акциянең өченче этабы уза, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.
Биектау районында шәхси йортларга һәм фатирларга хәбәр итү җайланмаларын кую эше июньдә үк башланды. ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә узган ел датчиклар белән республика буенча берничә мең гаилә тәэмин ителде. Янгынга каршы хезмәт тармагында эшләүчеләр социаль тәэминат белгечләре белән берлектә аз тәэмин ителгән гаиләләр яши торган йортларда булалар. Алдан шалтыратып, кайчан киләчәкләре турында йорт хуҗаларын кисәтеп куялар. Рейдлар барышында янгын турында хәбәр итү җайланмаларын урнаштыру буенча техник эшләр генә башкарылмый. Күзәтү эшчәнлеге инспекторлары һәр гаиләдә янгын-профилактик эш уздыралар, янгын датчиклары, аларның ничек эшләве, мондый җиһазны торак йортның яки фатирның һәр бүлмәсенә куярга кирәклеге турында тәфсилләп аңлаталар. Хәбәр итү җайланмаларын куйганда ВДПО ТРОның Биектау бүлеге хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә. Социаль хезмәт белгечләре инструктаж уздыралар, йорт, фатир хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында искәртәләр.
Акцияне оештыручылар әйтүенчә, аларның төп бурычы - халыкның янгын чыгу һәм утта кешеләр һәлак булу куркынычы зур булган катлауларының иминлеген тәэмин итү.
Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмадан файдалану тәртибе
Автоном хәбәр итүче (АПИ) янгын (төтен) чыгуны автомат рәвештә хәбәр итү өчен билгеләнгән.
АПИ торак биналарда яктырткыч приборлардан кимендә 1 метрда һәм дивардан 0,5 метр арада түшәмнең горизонталь өслегенә урнаштырыла.
АПИ корпусына урнаштырылган яктылык диодының кызыл төстәге җемелдәвекле сигналы аның төзеклеге һәм дежур режимда эшләвен белдерә.
Янгын (төтен) чыкканда җайланма яктылык диодының кызыл төстәге даими нурланышы белән (яктылык сибеп) өзек-өзек тавыш сигналлары бирә.
Бинага төтен таралганда йорт (фатир) хуҗасына, аның каян чыгуын табып, сәбәбен бетерергә кирәк. Җайланма тавыш сигналларын туктатсын өчен бинаны җилләтү мөһим.
Янгын чыккан очракта:
Кичектергесез рәвештә бу турыда 01 телефоны буенча шалтыратыгыз (фамилиягезне, адресыгызны һәм янгынның кайда чыгуын, өйдә кешеләр булу-булмау турында да әйтегез);
Янгын сүндерү авария-коткару хезмәте килеп җиткәнче кешеләрне, матди кыйммәтләрне эвакуацияләү, янгынны сүндерү чаралары күрә башлагыз.
Өзек-өзек кыска тавыш сигналы бирү (һәр 30 секунд саен) тәэмин итү элементын алыштыру зарурлыгын күрсәтә.
Ислам ГАРӘФЕТДИНОВ,
Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге дознавателе
Рубрика: иминлек хакына
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре "Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланманы - һәр йортка" акциясе уздыралар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев