Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты. "Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 майда республикада төнлә, иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көндез бераз явым-төшем һәм яшен булуы фаразланыла", - диелә хәбәрдә. Шул ук вакытта...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты.
"Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 майда республикада төнлә, иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көндез бераз явым-төшем һәм яшен булуы фаразланыла", - диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан һәм вакыт узу белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар, диелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы көйсезләнгән вакытта саклык чаралары күрергә киңәш итә.
Иртәгә көндез 14-19 градус җылы булачак.
чыганак
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев