Габдулла Тукай - халкыбызның илһам чыганагы
Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Габдулла ТУКАЙ
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Үз-үземә” шигыре аның милләт язмышы белән яшәвенең ачык чагылышы. Шагыйрьнең дә, милләтнең дә язмышы - фаҗигале. Шуңа күрә дә Тукай - үткәнебезне, хәтта киләчәкне күзаллап, үзенең бәгыре аша үткәргән шәхес. Ул - татар халкының бөек символы. Тукай татар балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез салган шәхес. Аның кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.
2021 елның 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Биектау районында да әдипнең туган көненә багышланган күп кенә чаралар узды.
1 нче мәктәптә Габдулла Тукай иҗатына, тормышына багышланган район бәйгесе оештырылды. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Биектау районы мәктәпләрендә укучы балалар шагыйрь иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр, Тукай әкиятләрендәге персонажларны кул эшләнмәләрендә күрсәттеләр, стена газеталары иҗат иттеләр. Бәйгегә барлыгы йөздән артык гариза килгән иде.
Биектау районы мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова сүзләренә караганда, балалар бәйгедә бик теләп катнаштылар. Тукай туган көн милләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. “Хәтта безне дә бәйрәм белән котлаучылар күп булды. Әлбәттә, бу көнне тирән дулкынлану һәм үз милләтең өчен горурлык хисләре кичерәсең”, - ди Сәлимә Юнысова.
Безнең редакциядә дә 26 апрель иртәсе котлаулар белән башланып китте. Хезмәттәшләребез Ранил Ишмуратов һәм Гүзәлия Вафина татар теле, милләт язмышы өчен җан атучылар, Тукай иҗатына мөкиббән кешеләр. Алар икесе дә шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыру алдылар. Кичә районның үзәк мәдәният йортында узды. Анда Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарылды, шагыйрьнең тәрҗемәи хәленнән өзекләр укылды, шигырьләр яңгырады. Шунда ук район китапханәсе тарафыннан Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап оештырылган онлайн бәйгегә йомгак ясалды.
“135 ел - ул инде бик зур сан. Бу вакыт эчендә бик күп кыйммәтләр онытылды, тарих үзгәреп тора. Әмма Тукаебыз исән. Чөнки аның һәр сүзе заманча, бүгенге көндә дә дөрес яңгыраш ала. Дөреслек ул һәрвакыт өскә калкып чыга. Мондый чараларда мин бик теләп катнашам. Телебез һәм милләтебез язмышына битараф булмасак иде” - диде «Биектау ФМ» радиосы алып баручысы Гүзәлия Вафина.
2021 ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тукай исеме монда да үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбиятсәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Болар барысы да Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икәнлегенә дәлил булып тора.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев