Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Фәрит Мөхәммәтшин: Биектау районы республикадагы позицияләрен яхшыртты
"Район үсешенә инвестицияләр кертү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу атнада Биектау муниципаль районы Советының алтынчы сессиясе булды. Анда депутатлар 2015 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Фәрит Мөхәммәтшинның Биектауга...
"Район үсешенә инвестицияләр кертү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу атнада Биектау муниципаль районы Советының алтынчы сессиясе булды.
Анда депутатлар 2015 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшинның Биектауга сәфәре күптән түгел район үзәгендә ачылган "Тургай" балалар бакчасы белән танышудан башланды.
Район башкарма комитеты бинасы каршындагы мәйданда җирле товар җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин биредә эшмәкәрлек һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартлары, җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ, сату географиясе белән кызыксынды. Фәрит Хәйруллович лифт төзелеше заводы куйган җиһазлар белән танышканнан соң, беркадәр үзенең гаҗәпләнүен дә белдерде. Торак төзелеше белән шөгыльләнүче фирмалар күтәрү (лифт) җайланмаларын әле дә булса чит илдән кайтаралар. Үзебезнең лифтлар күпкә арзан, сыйфатлы, куркынычсызлык шартларына тулысы белән җавап бирә, дип билгеләп үтте парламент рәисе.
Сессиядә районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясап, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин республика программаларының уңышлы үтәлгәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, район предприятиеләре һәм хуҗалыклары 7 млрд. сумлык товар саткан һәм хезмәт күрсәткән. Районда уртача хезмәт хакы 4 процентка артып, 24 мең 148 сум тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме 4 млрд. сумнан арткан. 2012 елдан башлап халыкның табигый артуы күзәтелә - 2015 елның 11 аенда әлеге күрсәткеч 95 кеше тәшкил иткән. Биш фельдшер-акушерлык пунктлары, ике балалар бакчасы, клублар һәм мәдәният йортлары төзелгән һәм төзекләндерелгән, спорт объектлары, участок полицейскийлары өчен 2 йорт сафка бастырылган. Капиталь ремонт үткәрү программасы буенча күпфатирлы 9 йорт төзекләндерелгән, 2016 елда тагын 12 йортка капиталь ремонт ясалачак.
2015 елда районда 73 млн.580 мең сумлык 15 километр озынлыгындагы юллар салынган.
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы уңышларны аерым атап үтте. Мөгезле эре терлек саны 16 мең 921 башка җиткән, шул исәптән 6 мең баш сыер, 31,1 мең тонна сөт сатылган. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 1 млрд. 155 млн. сум табыш алынган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин биектаулыларны республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, 2015 елда кайбер рейтинг күрсәткечләре буенча район республикадагы позицияләрен яхшырткан. "Биектау районы Казан белән янәшә урнашкан, барысы да күз алдында, - дип билгеләп үтте парламент рәисе. - Ул республика үсешенә саллы гына өлешен кертеп бара. Район икътисады 20% ка үскән. Гомүмән алганда, барлык юнәлешләрдә дә алга китеш бар, аеруча, социаль программалар үтәлешенә игътибар бирелә. Бу, әлбәттә, биектаулыларның олы хезмәт нәтиҗәсе."
Аннары Татарстан парламенты җитәкчесе 2016 елда республика алдында торган бурычлар турында сөйләде.
"Ел үткәненнән җиңелрәк булмаячак, - дип билгеләп үтте ул. Икътисад яхшырмый. Мондый катлаулы шартларда РФ Дәүләт Думасына сайлауларны үткәрү җиңел булмаячак. Шуңа да безгә урыннардагы эшләрне көчәйтергә туры киләчәк, чөнки көзге сәяси компания нәтиҗәләренә безнең республиканың киләчәге бәйле булачак".
Биектау муниципаль районы Советы сессиясе эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.
Резида Мубаракова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев