Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Финанс министрлыгы алкогольсез сырага акцизлар кертергә тәкъдим итә

Финанс министрлыгында алкогольсез эчемлеккә яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган акциз товары буларак карыйлар. Финанслар министрлыгы алкогольсез сырага (этил спирты 0,5 процент) 0,5- 8,6 процентлы сыраларга кебек үк литрына 21 сумнан акцизлар кертергә тәкъдим итә. Бу идея тормышка ашырылган очракта эчемлек , бәясе 20 процентка артачак, дип...

Финанс министрлыгында алкогольсез эчемлеккә яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган акциз товары буларак карыйлар.
Финанслар министрлыгы алкогольсез сырага (этил спирты 0,5 процент) 0,5- 8,6 процентлы сыраларга кебек үк литрына 21 сумнан акцизлар кертергә тәкъдим итә. Бу идея тормышка ашырылган очракта эчемлек , бәясе 20 процентка артачак, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» Россия сыра кайнатучылар берлегенә сылтама белән.

Башкаручы директор Вячеслав Мамонтов финанс министры урынбасары Илья Трунинга алкогольсез сыраны акциз түләтелә торган товарлар исемлегеннән алу тәкъдиме белән хат язган. "Бу продукция алкогольле эчемлекләр категориясенә керми, беркем дә сәламәтлек өчен зарарлы дип белдермәгән, бер генә илдә дә алкогольсез сыра акциз түләтелә торган товар дип саналмый", - диелгән хатта.

Реклама

Финанс министрлыгында алкогольсез эчемлеккә яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган акциз товары буларак карыйлар. Әлегә проект эшләнеп бетә, дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев