Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Эверест» тарихка керде

«Эверест» футболчылары Татарстан Республикасы Кубогына ярышларда финалга чыкты. Моңа кадәр беркайчан да биектаулыларның  ирләр командалары арасында футбол буенча республика Кубогы ярышларының финалына кадәр җиткәне булмады.

Финалга юл җиңел бирелмәде. Казанның «Нәфис» командасы иң көчле көндәшләрнең берсе иде. Әмма соңгы уеннарда Станислав Тюрин җитәкчелек иткән футбол командасы нәфислеләрне  дә бирелергә мәҗбүр итте. Төп көндәш - «Нәфис»не - артта калдырганнан соң «Эверест» футболчыларының җиңүгә ышанычы арта төште. Чистай шәһәренең «Труд» командасы футболчылары да биектаулыларга каршы тора алмады. Эверестлылар Яшел Үзән шәһәренең «Авангард» командасын да җиңел генә җиңәргә өмет иткән иде. Әмма бу юлы Яшел Үзән командасы тиз генә бирелергә уйламады.

«Авангард» командасы белән узган беренче уеннан соң «Эверест» футболчылары финалга җиттек дип уйлаган иде. Биектауда узган очрашуда хуҗа команда Яшел Үзән командасын 4:1 исәбе билән җиңүгә иреште. Киләсе очрашу Яшел Үзәндә булырга тиеш иде. Эверестлылар күршеләрен җиңүгә тагын да зур өметләр багълап килде. Чираттагы очрашу формаль рәвештә генә булырга тиеш иде. Һәрхәлдә, биектаулыларга шулай тоелды. Әмма спорт ярышлары һәрвакыт көтелмәгән сценарий буенча бара. Я ул  шатландыра, я  кәефне кыра. Яшел Үзәндә уйнаганда «Эверест»  һөҗүмчесе Артем Петухов 23-нче минутта үз командасын алга чыгарырга ярдәм итте. Хуҗалар да каушап калмады. Биектау командасы керткән беренче туп аларны кыздырып җибәрде. Беренче таймда ук авангардлылар очколарны тигезләп кенә калмады, 37,  45 – нче минутларда көндәшләре капкасына 2 туп кертеп, эверестлыларны пошаманга салды.  

Икенче тайм «Авангард» командасы өстенлеге шартларында башланып китте. Таймның  6-нчы  минутында  «Авангард» тагын 1 туп кертте. «Эверест» командасы футболчылары,  барлык үҗәтлек һәм тырышлыкларын йодрык итеп төйнәп, һөҗүмгә күчте. 20 минут эчендә алар көндәшләрен “утлы табада биергә” мәҗбүр итте. Икенче тайм ахырында исәп биектаулылар файдасына 8:4 булды. Әмма матч судьялары уенны көтелмәгән якка борды да куйды.  Чөнки авангарлыларга уен барышында бер тапкыр да  хөкемдарлар тарафыннан сары карточка күрсәтелмәде. Ә  «Эверест»  командасы 4 кисәтү алды. Биектаулылар өчен бусы да аның кадәр куркыныч булып тоелмады. Уен тәмамланырга санаулы  минутлар гына  калган вакытта  Биектау командасының 2 уенчысына кызыл карточка күрсәтелде һәм алар уеннан читләштерелде. Биектау командасы вәкилләре хөкемдарларның мондый чыгышын гаделсезлек дип кабул итте.  «Эверест»  командасында 9 уенчы гына калды. Команданың баш тренеры уенга үзгәрешләр кертте: ничек кенә булмасын биектаулылар һөҗүмгә күчмәскә, ә үз капкаларын гына сакларга тиеш.

 «Авангард» футболчылары биектаулыларның аз составта уйнавын  үз файдаларына борырга ниятләп, көчле һөҗүмгә күчтеләр. 2 минут эчендә хуҗалар «Эверест»  капкасына  тагын 2 туп кертте. Исәп «Эверест»  командасы файдасына 8:6 булды. Ә алда тагын 8 минут вакыт бар. Бу вакыт эчендә биектаулылар үзләрен аямый көрәштеләр. Чөнки тарихи финал команда өчен бик тә кирәк, бик тә мөһим иде.

Уен тәмамланганнан соң «Эверест»  командасының баш тренеры  Станислав Тюрин үзенең фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашты: “Икенче матч безнең өчен хәлиткеч матч булды. Моңа кадәр беркайчан да мондый киеренкелекне татыган булмаган иде. Беренчедән,  уен атнаның эш көннәрендә, кичке сәгать 5кә билгеләнгән иде. Безнең,  үзешчән футбол командасы буларак, көндез эшли торган уенчыларыбыз да бар. Алар матчта катнаша алмады. Икенчедән, көн бик кызу булды. Һава шартлары уенга тәэсир итми калмады. Өченчедән, безнең бер лидер-уенчыбыз - Никита Хромых - профессионал мини-футбол клубына күчеп китте. Бу уенда хөкемдарлар да безнең уенчыларга үз таләпләрен катгый куйдылар, бу таләпләрнең күбесе субъектив таләпләр дип әйтер идем.  Финал ярышларында алар объектив хөкем итәрләр дигән өметтә калабыз”.

Финал  Әлмәт шәһәрендә узачак. 4 сентябрьдә «Эверест»  командасы Әлмәт спорт мәктәбе уенчылары белән очрашачак.

Сүз ахырында шуны искәртеп үтик,  Яшел Үзәндә узган матчтан соң  «Эверест»  командасы җитәкчелеге  безнең футболчыларны хөкемдарлар тарафыннан уеннан читләштерү мәсьәләсе  буенча апелляция язган иде.  27 августта - җомга көнне – әлеге уенчыларны командага кайтару мәсьәләсе буенча карар кабул ителәчәк.  Татарстан Республикасы футбол Федерациясе Биектау футболчыларын дисквалификацияләү мәсьәләсе буенча  объектив хөкем чыгарыр дигән өметтә калабыз. Республика Кубогы финалында  җиңүче команда футбол кырында гадел хөкем  нәтиҗәсендә генә билгеле булсын иде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Фото https://ffrt.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев