Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Эверест»  командасы үзен һәрвакыт җиңеп таныта

«Эверест»  командасы футболчылары мини-футбол буенча Казан шәһәре  чемпионатына бара торган ярышларның 3 нче лигасында соңгы матчны уйнадылар. Быел Биектау спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр беренче тапкыр олылар турнирында катнаштылар.  Әлеге турнир 6 ай дәвамында барды. Биектау футболчылары ярты елга сузылган,  җиңү һәм җиңелүләрдән торган әлеге турнирда зур чыныгу алды.

Соңгы турда команда составына үзләрен иң яхшы дип таныткан футболчылар гына тупланды һәм сезонны югары нотада тәмамлау теләге дә зур иде. Физика институты студентлар командасы белән очрашу биектаулыларга җиңү алып килде.  Уен башында студентлар «Эверест»  капкасында бер тупны кертергә өлгерде, әмма биектаулылар бик тиз генә уенны үз файдаларына таба борды. Беренче таймның 13 нче минутында «Эверест» голкиперы  Роман Глухов тупны җайлы гына итеп партнеры Александр Петуховка җибәрде һәм соңгысы тупны көндәшләре капкасына юнәлтте.

Икенче таймда «Эверест»  командасы футболчылары  уенны студентлар капкасы ягына күчерде. Алар көндәшләре капкасын даими рәвештә атакага тотты.  «Эверест»  уенчысы Роман Апайчев тупны Салават Сәмигуллиннан  оста гына алып китеп, 6 метрдан студентлар капкасына кертте. Соңыннан ике команда уенчылары да үтә дә үҗәтлек күрсәтеп уйнады. Әмма биектаулыларның  көче һәм өстенлеге үзен әллә каян сиздереп торды. Уенның 37 нче минутында Салават Сәмигуллин тагын бер тапкыр үзен күрсәтте. Ул үз капкасына очып килә торган тупны тотып калды. Чемпионатның соңгы уены «Эверест» командасы җиңүе белән тәмамланды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев