Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Эверест" баскетбол командасы ничек республика беренчелегендә җиңүгә иреште

27-30 октябрь көннәрендә Казанда авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында 2004 елгы үсмерләрнең баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Биектауның "Эверест" командасы 1 нче урынны алды. Баулылар 2 нче урында, ә 3 нчедә - Аксубай командасы. Беренчелектә Кукмара, Арча, Аксубай, Биектау, Питрәч, Алексеевск, Сарман, Буа һәм Баулы районнары командалары катнашты....

27-30 октябрь көннәрендә Казанда авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында 2004 елгы үсмерләрнең баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Биектауның "Эверест" командасы 1 нче урынны алды. Баулылар 2 нче урында, ә 3 нчедә - Аксубай командасы.

Беренчелектә Кукмара, Арча, Аксубай, Биектау, Питрәч, Алексеевск, Сарман, Буа һәм Баулы районнары командалары катнашты. Безнең команда Питрәч һәм Сарман командалары белән бер төркемгә эләкте. Уен шартлары буенча финалга төркемнең иң яхшы бер командасы чыга. Хаталанырга һич тә ярамый.

"Эверест" спортчыларының беренче очрашуы моңа кадәр питрәчлеләрне җиңгән сарманлылар белән булды. Безнең якташлар әллә ни катлаулылыклар сизмәделәр һәм көндәшләрне 66:17 исәбе белән җиңеп тә чыктылар.

Питрәч командасы белән уйнау икенче көнне дә бернинди проблема тудырмады - 52:4 исәбе белән җиңү яуланды һәм ышанычлы рәвештә финалга уздылар.

Финалга 3 команда чыкты. Болар - гаять кызыклы көрәштә Алексеевск спортчыларыннан көчлерәк булып, буалыларны да җиңел генә җиңгән аксубайлылар. Баскетболчылары бик тә үзенчәлекле матчта соңгы мизгелләрдә кукмаралыларны җиңгән һәм Арча командасыннан өстен чыккан Баулы командасы.

"Эверест"ның беренче уены аксубайлылар белән булды. Ул биектаулыларга баштагы берничә минутта гына каршы тора алды, аннары безнекеләр, исәпне арттырып, өстенлекләрен күрсәтә генә бардылар. Аның нәтиҗәсе - 52:19 исәбе белән инандыргыч җиңү.

Баулылар белән узган матч Беренчелек җиңүчесен ачыклады һәм кызыклы да, безнең команда өчен иң катлаулысы да булды. Уенның беренче яртысы тигез барды. Ә өченче чиректән башлап, безнекеләр алга ыргылдылар һәм шактый көчле көндәшне тиз генә "кыса" да башладылар. Нәтиҗә - 48:22 исәбе белән җиңеп, авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә 1 нче урын.

Ярышның икенче көнендә суперфинал булды. Безнең команда иң яхшы шәһәр командалары - Яр Чаллы һәм Казан (Вахитов районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) командасы белән очрашты. Россия Беренчелегенә чыгу өчен әлеге ике команда нигезендә баскетбол буенча Татарстанның җыелма командасы составы туплануын да әйтеп үтәргә кирәк. "Эверест" составындагылар әйбәт уйнасалар да, ике матч та җиңелү белән тәмамланды: чаллылар белән - 48:23, казанлылар белән - 53:51. Әмма тырышып һәм матур итеп уйнау шәһәрләргә авыл командаларына игътибар итәргә һәм безгә хөрмәт белән карарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәсе буларак, Биектау командасыннан 2 уенчыны Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә чакырдылар. Бу бик зур уңыш һәм команда моңа бик күптәннән омтылган иде. Хәзерге вакытта "Эверест" командасы спортчылары яңа матчларга әзерләнәләр һәм команда якташларының яклавына исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев