Уртача температурадагы һава торышы эссе һава белән алышынды. Гадәттәгечә, халык, эсседән качып, табигать кочагына - урманнарга, су буйларына - омтыла башлады. Эссе көннәрдә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк, чөнки янгын күп вакытта субъектив сәбәпләр аркасында килеп чыга. Кечкенә генә тәмәке төпчеге дә табигатькә әйтеп бетергесез зыян сала. Су коенганда...
Уртача температурадагы һава торышы эссе һава белән алышынды. Гадәттәгечә, халык, эсседән качып, табигать кочагына - урманнарга, су буйларына - омтыла башлады. Эссе көннәрдә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк, чөнки янгын күп вакытта субъектив сәбәпләр аркасында килеп чыга. Кечкенә генә тәмәке төпчеге дә табигатькә әйтеп бетергесез зыян сала. Су коенганда аеруча саклык сорала. Быелгы җәйдә генә дә республикада 28 кеше батып үлде.
Биектау районы янгыннан саклану гарнизоны җитәкчелеге эссе көннәрдә сулыкларда сак булырга өнди. Наркотик матдәләр кулланганнан соң һәм исерек килеш суга керү аеруча куркыныч.
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрендә тыелган гамәлләр:
- аз билгеле булган сулыкларда һәм тыелган урыннарда коену;
- ялгыз гына су керү;
- спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга керү;
- тирәнлеге билгеле булмаган урында су коену;
- коенырга ярый торган, махсус билгеләр белән күрсәтелгән урыннан ары йөзеп китү;
- судагы транспорт чараларына - моторлы, җилкәнле көймәләргә, су йөк транспортына якын килү;
- янәшә-тирәдәге кешеләрне ярдан, сикерү зонасыннан, биеклектән суга төртеп төшерү;
- салкын суда туңу;
- су янында балаларны күзәтүсез калдыру.
Урман үзенә карата аеруча сак булуны сорый. Кызганыч, ямь-яшел булып шаулап утырган урман урынында янгыннан соң кара күмер генә өелеп кала. Янгын, иң беренче чиратта, саклану кагыйдәләрен төгәл үтәмәүдән барлыкка килә. Тәмәке төпчеге һәм сүндерелми калган учак кына түгел, хәтта ватык пыяла кыйпылчыгы да кояш астында артык кызып янгын китереп чыгарырга мөмкин.
Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең иң мөһиме учак ягуга кагыла:
- учакны торфлы җирлектә ягу тыела;
- янгынга каршы профилактик чаралар уздырган чорда урманнарга керү һәм анда учак ягу тыела;
- секундына 10 метрдан атрык тизлектәге җил чыккан вакытта да учак ягарга ярамый;
- учакны ылыслы агачларга якын урында кабызу тыела;
- учак ягу өчен махсус ясалган савытлар тишек булып, янгын читкә таралу куркынычы булган очракта учак ягу тыела;
Учакны барлык шартларына туры китереп яккан очракта:
- учак янында бензин, керосин кебек тиз кабынып китүчән сыеклыклар куллану, янганда агулы матдәләр чыгара торган материаллар ягу, учакны күзәтүсез калдыру катгый тыела.
Учак сүнеп беткәннән соң аның урынын ком, туфрак белән күмәргә яисә күп итеп су сибеп калдырырга кирәк.
Нет комментариев