Эльвирабызның исемен мәңгеләштерделәр
26 гыйнвар көнне Актаныш районында “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз фестивале үтте.
Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышланган чара 200дән артык катнашучыны җәлеп итте, дип яза Актаныш газетасы.
Узган ел белән чагыштырганда, географиясе шактый киңәйгән фестиваль үз җиңүчеләрен билгеләде. Быел Гран-При иясенә район башлыгы Э.Н. Фәттаховның саллы премиясе дә тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле исемгә Гөльяз Хәйретдинова лаек дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев