Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эльмира Фәйзрахманова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльмира Фәйзрахманова. 7 нче август көнне туучылар максатка ирешүчән һәм үзсүзлеле сыйфатларына ия. Аныдый сыйфатлар белән теләсә нинди кызыклы фикерләрне дә тормышка шаырырга...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльмира Фәйзрахманова.

7 нче август көнне туучылар максатка ирешүчән һәм үзсүзлеле сыйфатларына ия. Аныдый сыйфатлар белән теләсә нинди кызыклы фикерләрне дә тормышка шаырырга була.

"Вконтакте"дагы Эльмираның рәсми битендә чәчәкләр күплеге күзгә ташлана. Үзенең буш вакытларын ул дачада, түтәлләр арасында, төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, яхшы уңыш алып файдалы уздыра.

Күп кешеләр хыяланырга ярата. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы Эльмираның статусында "Хыяллар тормышка аша!", дтгән шигарь язылган. Тикмәгә генә Уолт Дисней: "Әгәр дә син хыяллана аласың икән, хыялларны тормышка да ашыра аласың", - димәгән. Шуның өчен, хыялланып без үзебезнең теләкләрне тормышка ашырабыз. Иң мөһиме чын күңелдән һәм яхшылык турында хыялланырга кирәк.

Стенасындагы чираттагы язма шулай ук кызыклы күренә. "бар кешегә дә бәхеткә таба юл алуларын, үз мәхәббәтләре янында тукталуларын, бөтен проблемаларны да үтеп үз юлларыннна тайпылмауларын телим. Һәрвакытта да яшел ут кына янсын!", - дип язылган анда. Бу исә, үз чиратында, Эльмираны позитив фикер йөртүче, бар нәрсәгә дә фәлсәфи каршта булучы кеше итеп тасвирлый!

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев