Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ел хатын-кызы» бәйгесенә бардылар

Быел Хатын-кызлар көне 8 Март хөрмәтенә оештырылган очрашуга Биектау районыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар күзлегеннән" конкурсының зона этабында катнашучы хатын-кызлар барды. Алар барысы да бәйрәм алдыннан - узган җомгада үзәк мәдәният йортында презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Бу көнне Чыпчык авылыннан зона конкурсында "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүче хезмәт ветераны...

Быел Хатын-кызлар көне 8 Март хөрмәтенә оештырылган очрашуга Биектау районыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар күзлегеннән" конкурсының зона этабында катнашучы хатын-кызлар барды.

Алар барысы да бәйрәм алдыннан - узган җомгада үзәк мәдәният йортында презентацияләр белән чыгыш ясадылар.

Бу көнне Чыпчык авылыннан зона конкурсында "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүче хезмәт ветераны Галия Камалованы хөрмәтләделәр. 66 яшьлек Галия Шәйбәк кызы халык җырларын гаҗәеп оста башкара. 2013 нче елда ул "Балкыш" ветераннар фестивале лауреаты булды. Ул районда уздырыла торган барлык концертларда да актив катнаша.

Юлия Якупова "Поворотный круг" предприятиесенең генераль директор урынбасары. Ул инициативалы, максатчан, үз оешмасы эшчәнлегенең үзенчәлекләрен яхшы белә, катлаулы мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә ала. Аннары Юлия Александровна әйбәт әни һәм ышанычлы тормыш иптәше, иҗади шәхес тә.

Очрашуда катнашучылар арасында ике җирлек - Иске-Казан авыл җирлегеннән Гөлнара Закирова һәм Олы Битаман авыл җирлегеннән Рушания Галимҗанова булды. Алар икесе дә үз территорияләрендәге эшне оста оештырулары өчен күп бүләкләргә лаек булдылар. Җирлекнең җәмәгать тормышында актив катнашалар.

Ризәлә Уткузованы безнең районда менә дигән җырчы буларак беләләр. Ул бик талантлы, актив кеше, ике улына кайгыртучан ана. Ризәлә ханым Биектауның үзәк мәдәният йортында эшли.

Наилә Шәяхмәтова - "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы. Намуслы хезмәте Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Наилә Кадыйр кызы - күп балалы ана, аның уллары спортта югары күрсәткечләргә ирешәләр.

Әлеге концертта укучылары белән бергә зона конкурсында катнашучы, Күлле урта мәктәбе директоры Айрат Сафин да чыгыш ясады. Ул «Ел ираты: хатын-кызлар күзлегеннән» дигән традицион номинациядә катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев