Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөньяга танылган якташлар

Әхмәтһади һәм Садри Максуди - татар дөньясы иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле шәхесләр. Алар тумышлары белән безнең яклардан. Абыйлы-энеле Максудилар Ташсу авылында туып үсә. Күптән түгел Суыксу авылында татар тарихында күренекле эз калдырган Максудиларга багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Анда катнашучылар якташлары турында бик күп мәгълүмат алдылар. 1916 елда Казанның «Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашты. Татарстан белән Төркия арасында күпер була алган кеше ул Садри Максуди. Ул Россия Дәүләт Думасының да, Төркиянең Бөек Парламенты депутаты да булган кеше.

8 нче сыйныф укучысы Камилә Заляева татар сәясәтчеләре турында күп белә. Үзенең укытучысы белән бергәләп алар якташларының тормыш юлын өйрәнә. Биектауның 1 нче мәктәбе укучысы Камилә Заляева фәнни-гамәли конференциядә үзе язган доклад белән чыгыш ясады.

- Мин үземнең чыгышымда «Абыйлы-энеле Максудилар» дигән китап турында сөйләдем. Ул китапта Максудиларның тормыш юлы, аларның татар дөньясында тоткан урыны гәүдәләндерелә, - ди Камилә Заляева.

Конференция Суыксу авылы мәктәбендә узды. Татарның атаклы шәхесләре туган төбәккә республиканың төрле районнарыннан 70 тән артык укучы һәм укытучы килгән иде.

Алар үз эшләрен 4 секциядә алып барды. Секцияләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, якташлар арасында данлыклы татар шәхесләре, Әхмәтһади һәм Садри Мәхмүди эшләренә багышланган иде. Соңыннан махсус осталык дәресләре оештырылды.

- Укучылар үзләренең укытучылары ярдәмендә туган як тарихын өйрәнә. Эзтабарлар аны үзләренең язмаларында куллана. Шул рәвешле балаларның иҗади потенциалы үсә, туган як тарихы да яңа фактлар белән байый, - ди Суыксу мәктәбенең рус теле, әдәбияты укытучысы Гүзәл Сәйфуллина. Бүгенге фәнни-гамәли конференция дә Суыксу мәктәбен тәмамлаган укучы инициативасы белән оештырылган. Идея барысына да ошаган. Конференция икенче тапкыр уздырыла. Быелгы чарада тагын да күбрәк укучы катнашкан. Шулай итеп, география дә киңәя, конференциянең әһәмияте дә арта бара.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев