Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Дәүләт матур яшәү шартлары тудыра
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чирек гасыр дәвамында республика халкын торак белән тәэмин итүдә нәтиҗәле генә эшләп килә. Тиешле документларны җыеп тапшыру процессын уңышлы гына үткән кешеләр дәүләт фондының эшеннән бик канәгать. Бүген без социаль ипотека программасы нигезендә фатирлы булган аерым бер гаилә мисалында әлеге программаның үзенчәлекләре турында сөйләргә уйлыйбыз.
Хөсәеновлар гаиләсенә Биектау поселогы, Станционная урамы, 4 йорттан фатир бирелә. Фатир тәрәзәсеннән ишегалдындагы балалар бакчасы күренеп тора. Ишегалды да заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә җиһазландырылган. Монда автомобиль кую өчен махсус урыннар, балалар мәйданчыгы, футбол кыры, физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен пандуслар, балалар коляскалары кую өчен махсус «кесәләр» һәм башкалар. Йортның һәм йорт алды биләмәләренең проекты дәүләт фондының югары дәрәҗәле белгечләре тарафыннан эшләнгән.
Йорт 2016 елда файдалануга тапшырыла. Хөсәеновлар гаиләсе менә 4 нче ел инде шул йортта яши.
Азат һәм Вероника фатирны 4 ел дәвамында көтә. Бу вакыт эчендә алар әти-әниләре белән яшәргә мәҗбүр була. Бергә яшәгән еллары турында зарланмый алар. Әмма үз «куышларын» булдыру турында яшьләр белән бергә әти-әниләре дә хыяллана.
- Бергә яши башлаган яшь гаиләләр өчен менә дигән программа ул. Гаиләне ныклы итә торган фактор да булып тора. Чөнки бергәләп кичергән кыенлыклардан соң фатирлы булу бәхетеннән дә зуррак бәхет юктыр дөньяда, - ди Азат Хөсәенов. - Безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Мәйданы зур, ванна, туалет бүлмәләре аерым. Кухня бүлмәсе бигрәк тә ошый. Без инде яңа гарнитурга да заказ бирдек.
Хөсәеновлар гаиләсе, районның башка бик күп гаиләләре кебек үк, гап-гади гаилә. Вероника балалар бакчасында эшли, Азат - слесарь. Фатирны алган елны ай саен алар 17 мең сум акча түләп бара. Әлбәттә, өстәмә кереме булмаган гаиләгә бу сумманы ай саен түләп бару авырга туры килә. Тиздән аларның бер-бер артлы балалары туа. Ана капиталын да фатир бәясе өчен керткәннән соң айлык түләү 6 мең сумга гына калган. Яшь гаиләләргә дәүләт әнә шундый матди ярдәм күрсәтә.
- Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган социаль ипотека яшь гаиләләр өчен бик зур ярдәм, - ди Вероника Хөсәенова. - Балалар тугач та аларга бирелә торган пособие 200 мең сум тәшкил итте. Икенче бала тууга ана капиталы алдык. Шуларны туплап фатир өчен түләүгә җибәрдек. Мондый ярдәм өчен рәхмәттән башка сүз юк.
Күп кенә яшь гаиләләр «ипотека» дигән сүздән куркып кала. Ә тырыш һәм кыю кешеләр ипотекага фатир ала да, барлык уңайлыклары, шартлары тудырылган фатирга кереп утыра, шунда балалар үстерә, кыскасы, матур яшәүне иртәгесе көнгә калдырмый, бүген үк яшәү хәстәрен күрә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды үзенең эшчәнлеген киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Эрнест АБДУЛАЕВ, автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев