Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дистә еллар балкый “Балкыш”

Биектау районы "Балкыш" балалар иҗат йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда шөгыльләнүче балалар үзләренең бәйрәмнәрен зур концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Юбилейга үзләренең дусларын да чакырдылар. "Балкыш" иҗат үзәгендә балалар җырларга, биергә, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнәләр, киләчәктә артист булырга хыялланган нәни талантлар барысы да биредә беренче адымнарын ясый....

Биектау районы "Балкыш" балалар иҗат йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда шөгыльләнүче балалар үзләренең бәйрәмнәрен зур концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Юбилейга үзләренең дусларын да чакырдылар.

"Балкыш" иҗат үзәгендә балалар җырларга, биергә, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнәләр, киләчәктә артист булырга хыялланган нәни талантлар барысы да биредә беренче адымнарын ясый. Дистә ел эчендә иҗат үзәге бик күпләр өчен иҗат мәктәбенә әверелгән. Биредә педагоглар балаларга эстрада сәнгате серләренә төшенергә ярдәм итәләр, алай гына да түгел, олы сәхнәгә юл күрсәтәләр.

"10 ел вакыт бер караганда бик аз кебек. Әмма бу сан үзенә бик күп мизгелләрне сыйдырган. Самими бала күңеле һәрвакыт бөеклеккә, яхшылыкка гына омтыла. Чыгышында азрак "кытыршы" урыннары булса, күз яшьләренә күмелә. Безнең педагоглар да балалар кебек үк һәр программага җентекләп әзерләнәләр, үзләренең нәни дуслары өчен көне-төне борчылалар. Әмма борчуларга караганда шатлыклы мизгелләр күбрәк була", - ди "Балкыш" үзәге директоры Гүзәл Абдуллаҗанова.

Юбилейга багышлап "Балкыш" коллективы берничә күргәзмә әзерләгән. Концертка килгән тамашачы иң элек мавыктыргыч күргәзмә белән танышты. Балаларның юбилей концертына бик тырышып әзерләнгәнлеге күренеп тора. Күп кенә коллективлар Биектау районында гына түгел, аннан читтә дә дан-шөһрәт яулап өлгергән инде.

Бәйрәмдә "Балкыш" иҗат үзәге оешкан көннәрне дә искә алдылар. Кайчандыр сәхнә тормышын үзәктә башлап җибәргән, бүген инде егетләр һәм кызлар булып җитешкән яшьләр үзләренең биредәге беренче адымнарын искә төшерделәр.

"Минем тормышым "Балкыш" белән тыгыз бәйләнгән. Монда мине иҗади яктан тәрбияләделәр, минем кечкенә генә булса да талантымны ачтылар. Мин үземнең укытучым Мостафина Айгөл Радик кызына бик рәхмәтле. Чөнки ул миңа ышанды, сәнгатьнең бик күп серләрен ачты", - ди кайчандыр "Балкыш"ка йөргән Энҗе Гарәфиева. Элек "Балкыш"та шөгыльләнгән яшьләр үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясады. Аларның чыгышларын тыңлаганнан соң тантанага килгән тамашачы бер хакыйкатьне аңлады: буыннар чылбыры өзелми, иҗат беркайчан да искерми.

"Яңадан да яраткан "Балкыш"ымның юбилее хөрмәтенә сәхнәгә менәсемне белгәч, шатландым, әмма бераз югалып та калдым. Чөнки без биредә һәрвакыт зур җаваплылык тоеп шөгыльләндек. Бүген дә бала чактагы кебек үк сәхнәгә бик дулкынланып мендем. Биредә стеналар да сиңа ярдәм иткән кебек, барысы да күңелгә якын", - ди Әдилә Камалова.

Концертта нәни талантлар югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Чөнки дистә еллар эчендә биредә үзгә атмосфера, җылы мохит формалашкан. Моны балалар да сизә. Аларның һәрберсе талантлы, һәрберсе үзәк өчен кирәк һәм кыйммәт. Барысы да педагогларның хезмәткә, балаларга карата мөнәсәбәтенә бәйле. Алар 10 ел буена балаларга "канат" куеп, аларга үз талантларына ышанырга ярдәм иткәннәр. Педагоглар да, үзәк җитәкчелеге дә үз тырышлыкларының нәтиҗәсен күрделәр: район хакимияте башлыгы исеменнән тантаналы шартларда "Балкыш" үзәгенә яңа костюмнар алыр өчен сертификат тапшырылды.

Зөһрә ВӘЛИУЛЛОВА,

Фәнил Мөхәрләмов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев