Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“COVID-19ны һәрвакыт прививка каршы алырга тиеш”

”Россиядә бер атна ял эпидемиологик вазгыятьне яхшырту, кешеләр бер-берсе белән азрак аралашсыннар, буш вакытларында коронавирус инфекциясеннән прививка ясатып кайтсыннар өчен кертелгән иде.

Р а й о н ү з ә г е н н ә н и ң еракта урнашкан Мәмдәл амбулаториясенә эш көне дип саналмаган көннәрнең берсендә халык күп җыелган. Бу кешеләр барысы да вакцинация ясатырга килгәннәр. Чөнки әлеге процедураны теләсә кайсы көнне ясап булмый, ул бары дүшәмбедә генә ясала. Чөнки ампулаларны саклау өчен аерым шартлар тудырылырга тиеш, ә андый мөмкинлек бары тик район үзәк хастаханәсендә генә бар.

Гөлсинә Шакирова прививканы ясатыргамы-юкмы дип бик озак уйланган, шулай да соңыннан ясатырга кирәк, дигән карарга килгән.Табиб тикшерүеннән соң ул прививка кабинетына керде.

- Бер туганым август аенда коронавирус белән авырды. Өендә ятты, мин аның нинди хәлдә булуын күрдем. Туганнан туган апамның ковидтан ире үлде. Менә шушы хәлләрдән соң мин вакцинация узарга булдым, - диде Мәмдәлдә яшәүче Гөлсинә Шакирова.

Массакүләм вакцинация бер елдан артык дәвам итә, әмма амбулатория мөдире Рәдиф Бариев әйтүенчә, прививка ясатырга теләүчеләр саны соңгы айда гына атнасына 10 кешедән 40 кешегә кадәр арткан. Яшьләр дә вакцинация узарга киләләр, республика күләмендә кертелгән чикләүләр йогынты ясагандыр, мөгаен. Рәдиф Бариев моның нәкъ менә шулай булуы яхшы, чөнки вирус әзерлексез организмга һөҗүм ясамаска тиеш, ди.

- COVID-19ны һәрвакытта да прививка каршы алырга һәм аңа организмга үтеп керергә комачауларга тиеш. Прививкалы булсак , без аны җиңәчәкбез. Мин өлкән яшьтәгеләрнең һәммәсенә дә прививка ясатырга киңәш итәм. Аларның күпчелегенең дәвамлы чирләре була һәм бу авыру йоктыру мәсьәләсендә өстәмә куркыныч тудыра, үлем очраклары да булуы ихтимал, - дип аңлатты килеп туган вазгыятьне район үзәк хастаханәсендәге вакытлы инфекцион госпиталь табибы Рәдиф Бариев.

Р ә д и ф Р ә к ы й п о в и ч үз участогында прививка ясаткан һәм авыруны үз җилкәсендә кичергән һәр кешене күз уңында тота һәм ул ясаган нәтиҗә шундый - беренчеләренә чир алай ук куркыныч түгел.

Мәмдәл авыл җирлегендә мең ярым диярлек кеше вакцинация узарга тиеш, әлегә шуларның 500дән күбрәге прививка ясаткан, бу 30% дигән сүз. Рәдиф Бариев ел азагына бу сан 60%ка җитәр, дип өметләнә. Ә февраль аена халыкның 80%ы прививка ясаткан булырга тиеш. Бу тотрыклы иммун катламын булдырачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев