Чор сулышына аваздаш булу өчен бердәм һәм тырыш булырга кирәк
Усад, Чернышевка, Мүлмә, Чыпчык һәм Биектау авыл җирлекләрендә гражданнарның йомгаклау җыеннары булып узды. Җыеннарда сүз көнүзәк мәсьәләләр турында барды, авыл кешеләренә шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге дә тудырылды.
Халык алдында белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар узган елгы нәтиҗәләр белән таныштырып үттеләр һәм 2022 ел планнары белән уртаклаштылар. Ведомстволар вәкилләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм сәламәтлек саклау тармагындагы вазгыять турында сөйләделәр. Авыл җирлеге башлыгы халык алдында башкарылган эшләр турында исәп тотканнан соң гражданнардан сораулар ява башлады. Усад авыл җирлегендә ничә еллардан бирле су проблемасы тынгы бирми.
- Быел су булырмы-юкмы? Без һәр елны эчәргә яраклы су чыга торган урыннарны эзлиләр дип ишетәбез, бу эшкә акча да бирелә. Чиста су программасы буенча да мондый чараларга акча җибәрү күздә тотыла. Әмма Усадта 2013 нче елдан бирле эчәргә яраклы әйбәт су юк! - дип үзенең ризасызлыгын белдерде Усад авылында яшәүче бер ханым.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов хәзерге вакытта чиста су чыганагының табылуын, аның Удачный бистәсе артында булуын аңлатты. Махсус комиссия табылган суның күләмен ачыклау һәм запасның күпмегә җитәчәген билгеләү белән мәшгуль. Әгәр дә табылган суның күләме җитәрлек дип табылса, ул чакта Экология министрлыгы белән килешенгәннән соң коммуникацияләр төзелә башлаячак.
Биектау авыл җирлегендә ведомство вәкилләре әһәмиятле мәгълүмат белән таныштырдылар. Район үзәк хастаханәсенең клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев коронавирусның яңа штаммы барлыкка килүе турында сөйләде һәм, бу авыру чагыштырмача җиңел узуга каарамастан, аннан өзлегүләр озак дәвам итәчәк, тромбоз, инсульт һәм инфаркт белән дә тәмамланырга мөмкин, дип аңлатты.
- Россиядә әлеге чирдән көн саен 608 кеше үлә. Соңгы вакытта шушы мәкерле авыру китереп чыгарган катлауланулардан авыруларның аякларын кисәргә туры килә, ковидның тагын бер авыр нәтиҗәсе - кешеләр сукыраялар, - диде район үзәк хастаханәсенең клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев.
Шул сәбәпле табиб вакцинациядән баш тартмаска өндәде.
Әлеге җыенда халык үзен борчыган шактый гына кискен мәсьәләләрне кузгатты. Шундыйларның берсе - урамнарның кардан начар чистартылуы. Район җитәкчеләре бер сорауны да җавапсыз калдырмады, аеруча катлаулылары аерым очрашып хәл ителде.
Биектау авыл җирлегенең 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә узган җыенда кар чистарту, паркларны һәм өй тирәләрен тәртиптә тоту, төзекләндерү кебек охшаш сораулар яңгырады. Шулай ук Биектауның 2 нче мәктәбен зурайтырга иде, дигән теләк тә әйтелде һәм моңа Равил Хисаметдинов халык саны тиз артуга бәйле кайбер сәбәпләр белән бу мөмкин түгел, дип җавап бирде.
- Проблема мәктәп яки бакча булмауда гына түгел. Бүгенге көндә районда мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә электрон чиратка 1790 бала куелган. Аларның һәммәсен дә бакчаларда урын белән тәэмин итү өчен уртача алганда районда 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзергә кирәк, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов.
Башкарма комитет җитәкчесе стратегик үсеш мәсьәләсендә районда ниләр эшләнүе турында сөйләде. Районның матурлыгына, төзеклегенә һәм ямьлелегенә махсус дәүләт программалары, шул исәптән үзара салым программасы ярдәме белән бергәләп тырышып ирешергә кирәк. Аларны, ни кызганыч, үзәк авыл җирлекләрендә яшәүчеләр санга сукмыйлар һәм моның белән үзләрен кайбер мөмкинлекләрдән дә мәхрүм итәләр.
Гражданнар җыеннары авыл җирлекләренең район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүче кешеләренә Мактау грамоталары тапшыру белән тәмамланды.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев