Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чернышевкада модельле китапханә ачылды

Биектау районының Чернышевка авыл җирлегендә яңартылган модельле авыл китапханәсе ачылды. Быел ул “Мәдәният” милли проекты кысаларында модернизацияләнде. Китапханә ачылышында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстанның Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова һәм Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Чернышевкада яңартылган авыл китапханәсе тәүге китап сөючеләрне һәм мактаулы кунакларны кабул итте. Модельле китапханәләр - ихтыяҗ иң зур булган алдынгы проектларның берсе. Быел алар Арча, Спас һәм Биектау районнарында модернизацияләнде. Республика шәһәр халкына да, шулай ук халык саны аз булган авылларда яшәүчеләр өчен дә бердәй шартлар тудырырга тырыша.

2019 нчы елда Биек т ау районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы грант отты һәм аның нигезендә 5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ул акчаларның 4 миллионы ремонт эшләренә һәм җиһазлар сатып алуга сарыф ителде. Калган акчага китапханә фондын Мәскәүдән кайтарылган китаплар белән тулыландырдылар.

Сүз уңаеннан аларның мәдәният министры урынбасары тарафыннан да билгеләнеп үтүен әйтеп китү урынлы булыр.

- Мин моны б алаларны, яшьләрне, гомумән, халыкны җәлеп итеп торыр, китап укуга карата кызыксыну уятыр, дип уйлыйм. Биредә яхшы фонд тупланган, - диде Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Ниһаять, биредә уку өчен генә түгел, эшләү өчен дә урын барлыкка килгән. Китапханә өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, интерактив такта белән конференц-зал да үз урынын алган. Компьютерлар белән эшләү урыны да бар. Ул шул исәптән күзләре начар күрүчеләр өчен дә исәпләнгән. Беренче катта хәрәкәтләнүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр өчен бокслар урнаштырылган.

- Китапханә эшләвен, яшәвен дәвам иттерсен өчен Чернышевкада барысы да бар. Чөнки аның ачылышы өчен тырышып йөрүче команда бик тә көчле, тирән белемле хезмәткәрләрдән тора. Биредә үз эшләренең чын осталары эшләве күренеп-беленеп тора, - диде Татарстанның Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова.

Хәзер китапханә ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә авыл кешеләрен генә түгел, бөтен республикадан да кунаклар көтәләр.

- Миңа биредә бик тә ошый, шундый да шәп һәм уңайлы, - дип, китапханә турындагы тәэсирләре белән уртаклашты яшь китап сөюче Александра Максимова.

Китапханәнең эш графигы белән Чернышевка авыл китапханәсе сайтында танышырга мөмкин. Шунда ук китапханәчеләрнең телефон номерлары да күрсәтелгән. Әгәр дә сез ерактан килгәнсез икән, алар сезнең өчен китаплар яздыра алалар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев