Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Чернышевка авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре дус, тату яшиләр
Быел республикабыз ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Биектау районы аның мөһим өлеше булды һәм ул шулай булып кала да. Ул, үз чиратында, быел 85 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы истәлекле ике дата хөрмәтенә район авыллары һәм бистәләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Монысында сүз Чернышевка авыл җирлеге турында барачак.
Ч е р н ы ш е в к а а в ы л җ и р л е г е К а з а н с у елгасының уң як ярына җәелеп урнашкан. Бу җирлекнең заманча үсеп формалашуы 1935 нче елда башланып киткән. Ул чакта әлеге урындагы комм уна Чернышевский исемендәге колхозга үзгәртелгән. Колхозчылар озак еллар буена җир эшкәртү белән мавыгып шөгыльләнгәннәр, кукуруз үстергәннәр. Кешеләр һаман күбрәк хуҗалыкка тартыла башлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләүчеләр Буа шәһәре янында окоплар казырга баралар.
ХХ гасырның 60-70 нче елларында Биектау районы картасында “Чернышевский” совхозының яшелчәчелек хуҗалыгы поселогы барлыкка килә. Бу чорда инфраструктура үсеше активлашып китә. Совет заманында төзелгәннәрнең күбесе әле дә гамәлдә һәм кулланылышта. Даталарга күз салсак, ХХ гасырның 70 нче еллары “Теремок” балалар бакчасын төзү белән истә калган. Анда әллә ничә буын балалар тәрбияләнгән. Бу бакча бүген дә үз эшен дәвам иттерә. 1983 нче елда Казансу елгасы аша тимербетон күпер салынган. Авыл кешеләре шушы вакыйга нәтиҗәсендә тормышларының шактый җиңеләеп китүе турында искә алалар. Бу күпер әле дә тора. Конструкция Чернышевка авыл җирлегенә караган авылларны ныклап тоташтырып тора. Моңа кадәр бер ел элек “Сказка” яслесен ачалар.
1989 нчы елда тагын бер мөһим вакыйга була. 130 урынга исәпләнгән урта мәктәп төзелә. Шул вакыттан бирле авыл балалары фән нигезләренә үз авылларыннан чыгып китмичә генә төшенәләр. Үзенең заманча атамасын Чернышевка авыл җирлеге 1996 нчы елда ала, шушы елда аның чикләре дә билгеләнә. Аның составына якынтирәдә урнашкан Шушар, Ивановк а, Яңа Мамонино, Иске Тура, Каймар авыллары керә. 1997 нче елда авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен яңа мәдәният йорты ачыла.
Бүген биредә сәнәгать п р о и з вод с т во с ы д а , авыл хуҗалыгы да актив үсештә. Балалар ишегалды хоккее белән рәхәтләнеп шөгыльләнә торган шугалак ясап куелган. Әледән-әле истә кала торган матур бәйрәмнәр уздырылып тора. Шәхси һәм күп фатирлы йортлар саны елдан-ел арта бара. Иркенлек һәм табигать хозурлыгы үзенә һаман күбрәк кешене җәлеп итеп тора. Шунысы игътибарга лаек: әллә ни зур булмаган җирлектә 11 милләт в ә к и л л ә р е д у с һ ә м тату гомер кичерәләр. Ч е р н ы ш е в к а а в ы л җирлегендә яшәүчеләр саны бер меңнән артык. Әлеге сан даими артып тора, ә бу исә безнең тагын да Чернышевка авыл җирлегендәге үзгәрешләргә шаһит булачагыбызны аңлата.
Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев