Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаңгы спорты йөрәкләрне генә җилкендереп калмый, ул күңелләрне дә берләштерә

27 нче гыйнварда Биектау станциясендәге чаңгы базасында беренче тапкыр “Высокогорские вести” - “Биектау хәбәрләре” газетасы призларына чаңгы узышлары үткәрелде. Әлеге спорт чарасында 250 дән артык кызлар һәм малайлар катнашты. Район үзәгенә бөтен Биектау районыннан 5-6 һәм 7-9 сыйныф укучылары җыелды, ә бу районның нигездә барлык мәктәпләре дә катнашкан дигәнне аңлата.

Укучылар стадионга узышлар игълан ителергә шактый күп вакыт алдан җыела башладылар: хәрәкәтләнеп, аяк-кулларын язылдырдылар, чаңгыларын кабат-кабат карап чыктылар, күңелләре белән ярышка әзерләнделәр. Аларның дулкынланулары, саф һава белән кушылып, башкаларга да сизелеп торды.

- Ярышта мин дүртенче сыйныфта укыганда катнашкан идем. Чаңгыда күптәннән шусам да, барыбер дулкынландыра, - дип үзенең хисләре белән уртаклашты Биектауның 4 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ульяна Щербенева.

- Мин бишенче сыйныфтан бирле чаңгыда. Нинди дә булса урын ала алсам ярар иде, әмма биредә көчле көндәшләр күп, - дип сүзгә кушылды Дөбьяз мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Гыйльманова.

- Мин үзем әллә ни дулкынланмыйм, тик үзеңне кулга алырга гына кирәк. Спортның әлеге төре белән икенче ел бик теләп, яратып шөгыльләнәм, - диде Алан-Бәксәр мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ангелина Александрова.

Узышта катнашучыларга Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Сез бүген һәммәгез дә үз көчегезне сынап карарга дип килгәнсез, димәк, җиңүләргә ирешергә дә өметләнәсез, шулай булгач, сез - иң яхшылар. Спортта төрле нәтиҗәләргә дә әзер булырга кирәк. Барыгызга да уңышлар телим!

“Татмедиа” филиалы - “Биектау хәбәрләре” - “Высокогорские вести” газетасы редакциясенең баш мөхәррире Эльвира Мостафина да, мәктәп балаларына мөрәҗәгать итеп, матур теләкләрен һәм фикерләрен белдерде:

- Чаңгы ярышлары очраклы рәвештә генә оештырылмады. Белгәнебезчә, ул - спортның халыкчан төре. Анда катнашу өчен спортчы булу мәҗбүри түгел, карлы урман юлларыннан чаңгыда йөрү белән мавыгу җитә. Ничә яшьтә, нинди һөнәр иясе булуына, социаль статусы нинди булуга карамастан, кешеләрне нәкъ менә чаңгы спорты берләштерә дә. Редакция коллективы шундый зур спорт бәйрәменә үзеннән өлеш кертә алуына шатлана. Яшь биектаулыларның чаңгы узышларын әти-әниләре алдыра торган район газетасы исеме белән бәйләп кабул итүләре дә безнең өчен сөенечле күренеш.

Реклама

Узышта катнашучылар яшь һәм җенес буенча 4 төркемгә бүленделәр, алар, стадионны әйләнеп узып, урмандагы чаңгы юлына басарга тиешләр иде. Көрәш чынлап та кызганнан кыза барды, чөнки күпләр инде мәктәп һәм район намусын яклап төрле ярышларда көрәшкән кешеләр, ә кемнәрнеңдер, катнашып, үз көчен сынап карыйсы гына килгән.

Барлык узышларда да җиңүчеләр берничә секундлык аерма белән генә килделәр - укучыларның беренче булып килергә теләүләре шулкадәр көчле иде. Һәм менә аларның берсе - финишта. Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Радель Зәйнуллин чаңгы спорты белән 9 ел, беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнә икән.

- Минем төрле ярышларда күп тапкырлар беренче урыннарны алганым бар. Дөресен генә әйткәндә, беренче булып киләчәгемне алдан ук белдем, чөнки максатым җиңеп чыгу иде, - диде Радель.

Дүрт узышта өчәр җиңүче билгеле булды. 5-6 сыйныф кызлары арасында беренчеләр - Илнара Гыйниятуллина (Суыксу мәктәбе), Гүзәл Хәлиуллина (Дөбьяз мәктәбе), Арина Хисаметдинова (Биектауның 4 нче мәктәбе); 5-6 сыйныф малайлары арасында - Салават Шәйдуллин (Бөреле мәктәбе), Денис Филиппов (Шәпше мәктәбе), Әмир Фазылҗанов (Олы Кавал мәктәбе); 7-9 сыйныф кызлары арасында - Дилә Галиева (Мәмдәл мәктәбе), Регина Сәфәргалиева (Биектауның 4 нче мәктәбе), Әлфинә Хәсәнова (Мәмдәл мәктәбе); 7-9 сыйныф үсмерләре арасында - Радель Зәйнуллин (Бөреле мәктәбе), Кирилл Афонин (Биектауның 4 нче мәктәбе), Степан Щерба (Биектауның 2 нче мәктәбе).

Алдынгы урыннарны яулаучылар дипломнар, медальләр һәм иганәчеләр - “Декатлон” спорт товарлары кибете, “ТОП Синема” кинотеатры һәм “Татмак” пиццерияләр челтәре призлары белән бүләкләнделәр. “Мандарин” бию үрнәк студиясе дә чараның иганәчесе булды.

Әмма иң мөһиме - узышта катнашкан һәр кешенең дә аннан шатлыклы хис-тойгылар һәм күтәренке кәеф белән кайтып китүендә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев