Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады
Өлкәннәр көне - ул чиксез кадерле кешеләр - безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кешенең зирәк булып җитлеккән, күңел юмартлыгының ташып торган чоры. Зур тормыш юлы үткән, икътисади һәм сәяси тетрәнүләр кичергән кешеләр буыны бәйрәмнәргә бик тә лаек буын.
Семиозерск авылында да өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Алдагы елларда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл клубында зур концерт оештырыла иде. Өлкәннәр генә түгел, яшьрәк авылдашлар да клубта бергәләп күңел ача иде ул көнне. Соңгы ике елда короновирус таралу белән бәйле пандемия мондый чараларга чикләү кертте. Бу нисбәттән өлкәннәр өчен аерым саклык чаралары күрелә.
Халыкара өлкәннәр көнендә Семиозерск авылында яши торган һәр ветеранга азык-төлек наборы тапшырылды. Пакетлар алдан ук әзерләнде.
“Элегрәк бу көнне “картлар көне” дию гадәткә кергән иде. Хәзер бу бәйрәм “өлкәннәр көне” буларак телгә кереп китте. Бик матур бәйрәм. Өлкәннәр белән очрашу, алар белән сөйләшеп кенә алу да яшьләргә бәяләп бетергесез олы тәҗрибә бирә. Алар – авылыбызның тере тарихы. Аларны “өлкәннәр” дип әйтергә тел дә бармый. Чөнки күңеле яшь кеше беркайчан да картаймый”, - ди авыл клубы директоры Эльвира Әлмөхәмәтова.
Иң беренчеләрдән булып бәйрәм котлавын Рафис һәм Сания Халиковлар кабул итте. Алар үзләре дә кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы алды. Күчтәнәчләрне дә олы рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алдылар. Әмма алар икесе дә район, авыл җирлеге башлыклары тарафыннан күрсәтелгән хөрмәт, игътибар өчен эчкерсез шатлык хисләре кичерүләрен яшермәделәр.
Рафис ага белән Сания ханым икесе дә авылда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Алар авылның иң хөрмәтле кешеләре. Үзләре хезмәт куйган коллектив җитәкчелеге дә онытмый аларны. Бәйрәм саен күчтәнәчен, котлау сүзләрен җиткереп тора. Халиковлар үзләре дә килгән кунакларга бик шат. Ял саен аларның якты, ямьле өйләре балалар, оныклар авазына күмелә. Рафис ага белән Сания ханым дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бүген инде аларның җиде оныклары үсеп килә.
“Бүген балаларны, оныкларны көтәбез. Алар өчен мунча ягабыз, рәхәтләнеп чабынганнан соң тәмләп чәй эчәбез. Әбиләре аларга бәлеш, өчпочмак пешерә”, - ди Рафис Халиков.
Халиковларның өстәле балдан өзелми. Үз умарталарыннан алынган балны алар өйләре бусагасыннан атлап кергән һәркемгә тәкъдим итә. Әлегә бер генә кешенең дә бал татып караудан баш тарканы булмаган.
Өлкәннәр көнендә Галиуллиннар гаиләсе дә кунакларны зарыгып көтеп алды. Алар да авылда иң хөрмәтлеләрдән санала. Семиозерск авылында яшәүче өлкәннәрнең кайсының гына капкасын шакыма, елмаеп каршы алалар, рәхмәт сүзләре белән озатып калалар. Ә авылда барлыгы 125 өлкән яшьтәге хезмәт ветераны яши. Быел алар өчен әзерләнгән күчәтәнәчләр бер пакетка гына сыймады. Иганәчеләр, игелекле авылдашлар ярдәме белән ашамлыклар наборы бик мулдан булды.
“Безнең мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең ярдәм фонды эшне берничә юнәлештә алып бара. «Авылларга ярдәм» юнәлеше буенча без авыл җирендә яшәүче өлкәннәргә, мохтаҗларга азык-төлек белән ярдәм итәбез. Семиозерск авыл җирлегендә безнең дуслар эшли. Өлкәннәр көненә багышланган әлеге акция турында ишеткәч тә, без анда катнашырга уйладык”, - ди мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.
Семиозерск авылы өлкәннәрен шатландырганнан соң, мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең ярдәм фонды вәкилләре, азык-төлек наборлары тулы машиналарга утырып, Коркачык һәм Мүлмә авылларына юл тотты.
Эльвира Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев