Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел халык активрак

1302 нче Мичурин сайлау участогы районда иң зурлардан исәпләнә. Биредә сайлаучылар исемлегенә 1617 кеше кертелгән. Көндезге сәгать икегә шуларның 60 проценты тавыш биргән. Аерата зур активлык сәгать 9 белән 13 сәгать арасында күзәтелгән, хәтта бюллетеньнәр алу өчен халык чиратка төзелгән. -Тавыш бирү процессы тыныч бара, кешеләр сайлау участогына әйбәт кәеф...

1302 нче Мичурин сайлау участогы районда иң зурлардан исәпләнә. Биредә сайлаучылар исемлегенә 1617 кеше кертелгән. Көндезге сәгать икегә шуларның 60 проценты тавыш биргән. Аерата зур активлык сәгать 9 белән 13 сәгать арасында күзәтелгән, хәтта бюллетеньнәр алу өчен халык чиратка төзелгән.

-Тавыш бирү процессы тыныч бара, кешеләр сайлау участогына әйбәт кәеф белән киләләр. Мәктәп фойесында 2 нче Биектау мәктәбе көче белән концерт оештырдык. Пианинода уйнаган Венера Фәнәвил кызы Гыйльметдиновага кушылып, урта һәм өлкән сыйныф укучылары матур җырлар башкарды, - диде участок сайлау комиссиясе рәисе Фаил Фәрит улы Абдрахманов.
Сайлау комиссиясе 8 яшь сайлаучыны котлады, аларга алдан ук бүләкләр әзерләнеп куелган иде.

Сайлауларның барышын "Бердәм Россия" партиясе һәм кандидатлыкка депутат Т.З.Зиннуров вәкилләре күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев