Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бурычың булса, түләп куярга ашык!

Әгәр дә юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергә басып торалар икән, димәк, бурычың булса, алар сине туктатачаклар. Мондый рейдлар уздырылуын руль артында утыручыларның күбесе белә.

“Юл приставы” системасы Биектау районында ел башыннан гына эшли башласа да, үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтеп тә өлгерде инде. Бер рейд барышында бурычы булган 10нан артык кешене туктаталар. Комплекс автомобиль номерларын тану буенча суд приставлары хезмәте өчен яраклаштырылган системадан гыйбарәт.

Комплекс автомат режимда юлдан килүче автомобильләрнең номерларын “танып ала” һәм аларны күз ачып йомган арада, стационар яки күчмә телекамералардан файдаланып, суд приставлары хезмәте мәгълүматлары базасы белән чагыштыра. Бурыч булу турындагы мәгълүмат тиз арада постка килеп ирешә, ә анда бурычлыны суд приставлары белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы ала.

- Элек бурычлы шоферларны туктатмадылар, ә үзләре алар штрафларын түләмәделәр. Андыйларны әҗәтләрен түләргә мәҗбүр итә торган бердәнбер алым – машиналарын алудан курку. Шунлыктан бу алым нәтиҗәле дә. Бурычны шул урында ук түләве дә уңайлы, ул зур булмаса бигрәк тә, аларга банк бүлекчәләрендә чират торырга да кирәкми. Күп кенә шоферлар, безне күреп, үзләре үк туктыйлар, - диде Казан шәһәренең административ штрафларны түләттерү буенча суд приставлары бүлегенең әйдәп баручы суд приставыбашкаручысы Константин Большаков.

Түләү өчен чиратта тормас өчен штрафны туктаткан урында түләве күпкә уңайлырак, әлбәттә. Ул әллә ни зур булмаса бигрәк тә. Автомобильне штраф түләмәгәнгә алып киткән урыннан алганда тагын штраф түлисе була бит әле.

Бурычның күпме булуы да, ни өчен булуы да мөһим түгел, бурыч күпме генә булса да, машинаны барыбер туктатачаклар.

Биектау районында узган рейд барышында 18 машина туктатылды, шуларның 8е районда теркәлгән. Ике машина хуҗасы бурычны бер көн алдан түләп куйганнар иде. Бер кешенең автомобилен махсус урынга алып киттеләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев