Бәрәңге районы кунакчыллыгы белән сокландырды, Йошкар-Ола матурлыгы белән таң калдырды
Узган шимбәдә Биектау районының зур делегациясе күрше Марий Эл республикасының Бәрәңге районына барды һәм республика башкаласы Йошкар-Оланың күренекле урыннары белән танышты. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова җитәкләгән делегация составын районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тәш-кил итте. Эшлекле сәфәргә бару өчен Бәрәңге районы һич тә очраклы гына сайланмады. Халкының...
Узган шимбәдә Биектау районының зур делегациясе күрше Марий Эл республикасының Бәрәңге районына барды һәм республика башкаласы Йошкар-Оланың күренекле урыннары белән танышты. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова җитәкләгән делегация составын районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тәш-кил итте.
Эшлекле сәфәргә бару өчен Бәрәңге районы һич тә очраклы гына сайланмады. Халкының күп өлеше татарлар булган бу район элек-электән безнең район белән мәдәни, спорт, эшлекле багланышта тора. Әлеге матур сәфәр шушы хезмәттәшлекне ныгытучы җепләрнең тагын берсе булды.
Белешмә
Бәрәңге районы 800 кв.км мәйдан били, 9 муниципаль берәмлектән, 49 торак пункттан тора, халкы - 15 мең кеше (2014 елга). Район үзәге Бәрәңге - шәһәр тибындагы бистә. Анда яшәүчеләрнең 47 проценты - татар, 41 проценты мари, 12 проценты - рус. Район гербына дага һәм ике умарта сурәте төшерелгән, алар халыкның хезмәт сөючәнлеген һәм туган якларын алга җибәрү өчен тыгыз хезмәттәшлектә булуын чагылдыра. Район газетасы "Наша жизнь" дип атала һәм татарча кушымта белән чыга.
Биектау районы делегациясен район башлыгы Әлфит Габделхак улы Ибраев, хакимият вәкилләре һәм безнекеләр кунакта булган авыл җирлекләренең башлыклары ачык йөз белән каршы алды.
- Бәрәңге районында кунакчыл, эшчән халык яши, - дип сөйләде Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөя Мөхәммәтвәлиева. - Без район үзәгендә булдык, матур җирләре белән таныштык, ике татар авылына бардык. Мөселман традицияләренә, татар мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәт сокландырды. Бәрәңгедә генә дә ике мәчет бар, ә район буенча алар сигез.
Сүз уңаеннан
Мәчетләрнең берсе 1828 нче елда тө-зелгән һәм шушы көнгә кадәр әйбәт кенә сакланган. 5 гөмбәзле уникаль чиркәү дә бар. Болар барысы да үз көч-ләре белән торгызылган.
Район башлыгы Әлфит Ибраев биектаулыларга соңгы елларда районның социаль-икътисади үсешенә аеруча игътибар бирелү турында сөйлә-де. Аның территориясендә 4 кошчылык фабрикасын берләштергән агрохолдинг урнашкан. Шуңа күрә район бер елга 37 тонна ит җитештерә. Кошчылык фабрикаларында алдынгы технологияләр кулланыла, хезмәткәрләренең уртача яше - 29. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләрнең уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә.
- Соңгы елларда авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр керде - 4,5 млрд. сумга якын, - дип ассызыклады Әлфит Габделхак улы. - Бу безгә авыл хуҗалыгының барлык тармакларын үстерергә мөмкинлек бирә.
Төзекләндерүгә, яшелләндерүгә дә аерым игътибар бирелә. Татар авыллары бизәкле өйләре, капка-коймалары, чәчәк түтәлләре белән аерылып тора. Моны кунаклар да, хуҗалар да билгеләп үтте.
Мари якларында бер тирәгә тупланып яшәүче татар авыллары барлыкка килү тарихы кызыклы. Аның тамырлары Явыз Иван чорына барып тоташа. Ул вакытта Казан артының хәллерәк татарлары, патша эзәрлекләвеннән качып, мари урманнары артына күченгән һәм шунда яшәп калган. 1931 нче елда Татар районы оештырыла, соңрак ул, шушыннан агучы елга исеменә туры китереп, Бәрәңге районы дип үзгәртелә. Монда яшәүче татарларны, еш кына, шаяртып, "казан ханнары" дип атыйлар икән.
Биектаудан барган кунаклар мәктәптә, балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, мәчеттә булдылар. Мондагы мәктәпләрдә татар теле укытылуы шатландырды да, гаҗәпләндерде дә. Берничә ел элек бер укучы Казанда татар теле олимпиадасында беренче урын да алган әле.
Бәрәңгелеләр үз батырлары турында да горурланып сөйләде. Баксаң, быел Красноярскидагы федераль Сабантуйда Бәрәңгедән Муса Галләмов билбаулы милли көрәш буенча җиңүче булган икән.
- Билгеле, сездә дә батырлар күп, тик чемпионы безнеке, - дип елмая район башлыгы Әлфит Ибраев.
Алты ел элек монда батырлар мәктәбе ачканнар, өметле спортчыларны киләчәк ярышларга әзерлиләр. Димәк, мари татарларының исемнәрен ишетәчәкбез әле.
Бәрәңге районы - күп кенә күренекле мәдәният, фән эшлеклеләренең Ватаны. Мәсәлән, Россия Герое - легендар очучы-сынаучы, Оборона министрлыгының Дәүләт очу-сынау үзәге начальнигы Радик Әбрар улы Бариев туган ягында еш кунак була. Татарстанда танылган җырчы Булат Нигъ-мәтуллин да монда туып үскән. Үз геройларына багышлап, мәктәпләрдә стендлар төзелгән, китаплар язылган. Район башлыгы кунакларга Бәрәңге районы турында язылган китаплар бүләк итте. Биектаулылар да буш кул белән бармады, әлбәттә. Хуҗаларга районда җитештерелә торган продукция үрнәкләре төшерелгән күчтәнәчләр һәм махсус тегелгән бейсболкалар тапшырдылар.
Аннары биектаулылар Марий Элның башкаласы Йошкар-Олага юл тотты. Бу гүзәл шәһәр кунакларны коеп яуган яңгыр белән каршы алды. Әмма шәһәр буйлап экскурсия барыбер кызыклы һәм эчтәлекле булды. Мә-һабәт сарайлар, һәй-кәлләр, чәчәк түтәлләре безне хәйран калдырды. Шәһәр, бигрәк тә аның үзәге соңгы биш елда танымаслык булып үз-гәрде, дип сөйләде экс-курсия уздыручы. Үзәк-тәге совет заманыннан калган биналар, акрынлап, сүтеп алынган. Аларны заманча архитектура шедеврлары алмаштырган. Успение чиркәве, Кече Кокшай яр буенда урнашкан Республика курчак театры яныннан туктап сокланмыйча узып булмый. Казандагы Курчак театры кебек үк, ул да искиткеч матур. 2009 елда Царевококшай Кремле төзелә. Россиянең иң яңа Кремле ул. Шуннан ерак та түгел Воскресение Соборы, Яр буе Амстердамы, Никах сарае. Архитекторлар Көнбатыш Европа төзүчеләреннән илһам алгандыр, мөгаен. Ничек кенә булса да, бүген бик матур Йошкар-Ола зур башкалалардан һич тә калышмый. 55 метр биеклектәге Благовещение башнясын тамаша кылу, Кремль курантлары тавышын тыңлау гына да ни тора! Үзеңне Мәскәүдәге кебек хис итәсең.
Биектаулылар бу архитектура үрнәкләре фонында фотога төштеләр, биредә урнашкан гадәт буенча, һәйкәлнең борынын тотып, монда тагын киләсе иде, дигән теләк теләделәр. Ул теләкләр кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев