Бозга аяк басыр алдыннан анын ныклыгына инаныгыз
Күптән түгел Лаеш районында бер балыкчы су астына киткән. Бәхеткә, аны коткарып калганнар. Юка боз өстендә йөрергә батырчылык итүчеләр күп түгел. Тәҗрибәле балыкчылар кайчан ярда тоткарланырга кирәклеген, ә кайчан бозга чыгарга яравын белеп торалар. Биектау районындагы елга-күлләргә без, балыкчылар белән очрашып, аларга куркыныч янавы турында кисәтү өчен, Биектау янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе белән бергә бардык.
Юка боз өстендә кечкенә кыз белән яшь хатынны күреп, без гаҗәпкә калдык. Соңыннан ачыкланганча, бу әнисен кызы Айгөл кышын балык тоту серләренә өйрәтә торган вакыт булган. Балык тоту буенча «яшь белгеч» әтисенә ияреп балыкка еш йөри икән.
- Әгәр миннән балык тотканда иң мөһиме нәрсә дип сорасалар, мин тыныч кына басып торырга һәм балыклар җимнең тере икәнлеген сизсеннәр өчен кармакны менә шулай селкеткәләп алырга кирәк, дип җавап бирермен. Миндә мондый җим, мәсәлән, кызыл мотыль (озынборын личинкасы), - дип үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты Айгөл Рахмангулова.
Рахмангуловлар балыкта гаиләләре белән ял итәләр. Үзләре алар Казаннан, Биектау авылындагы Элита күленә дачаларына барышлый юл уңаеннан гына тукталганнар.
- Юлга чыгар алдыннан сез гаиләгездә бозга керү кагыйдәләре турында сөйләшеп алдыгызмы соң? - дигән сорау бирдем аларга.
- Без боз өстендә бер-бер артлы барырга кирәклеген беләбез. Алга йөгереп чыкмаска. Боз өстеннән әкрен генә барырга кирәк, - дип җавап бирде Римма Рахмангулова.
Өйдә, күрәсең, гаилә башлыгы профилактик әңгәмә уздырган. Кагыйдә буларак, беренче тапкыр балыкка кечкенә чакта чыгучылар бозда үзләрен бик сак тоталар. Әмма куркынычсызлык турында тагын бер тапкыр искә төшерү бер дә артык булмас. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мондый әңгәмәләрне даими уздыралар.
Бу юлы рейд яр буенда узды. Чөнки коткару жилетлары кимичә әле бозга чыгарга ярамый. Раил Шәймәрданов бозда йөрүчеләргә штраф салмады. Аның максаты - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында искә төшерү. Ә кисәтүләр язу - административ комиссияләр эше. Балыкчыларга бозда үзеңне куркынычсыз тоту зарурлыгы турындагы белешмәлек тапшырылды.
- Биектау районында кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннар юк. Бу күренеш күбрәк Лаеш районына һәм республикабызның башка муниципаль районнарына хас, - диде Биектау янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Раил Шәймәрданов.
Кышын балык тота торган куркынычсыз урыннар Татарстан картасында йөзләп исәпләнә. Аларның яртысын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсендә әйтүләренчә, балыкчылар биләп алган да инде. Хәзер боз тотрыклырак. Ә инде куркыныч янавы турында онытып җибәрүчеләр өчен бөтенесе дә фаҗигале тәмамлана. Татарстанда быел ике балыкчыны коткарып кала алмаганнар. Боз астына киткән дүртесен саклап калганнар.
Әлбәттә инде, Александр Содомов кебек тәҗрибәле балыкчылар үзләрен куркыныч астына куймыйлар. Ул юка бозга керергә ярамаганлыгын яхшы белә. Тәҗрибәң булгач, ялгыш адым ясамыйсың.
- Без, пенсионерлар, балыкка елгаларга йөрмибез. Күңелне бары күлләргә барып кына тынычландырабыз. Вак-төяк балык тартып чыгарсаң да, шуңа сөенәсең, - диде Александр Содомов.
Балыкчылар өчен чыгарган белешмәлекләрне Александр җыеп бара икән, чөнки балык тоту белән 50 елдан артык мавыга. Бозлы суда үзеңне ничек тотарга кирәклеген исеңдә тотсаң ярый да, тик гамәлдә аларның кирәге чыкмый. Иң яхшысы - балыкка баруың соңгысы булмасын өчен үзеңне куркыныч астына куймау.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев