Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Бәхеттә, шатлыкта узган 35 ел
Мәмдәл авылыннан Габитовлар гаиләсе мәрҗән туйларын билгеләп үтәләр - алар 35 елдан бирле тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Гап-гади авыл егете, авылның беренче баһадиры һәм ревизор булып эшләүче җитди кыз. Филсинә белән Радик ничек танышканнар соң?
Яшьләр тәүге тапкыр ХХ гасырның 80 нче еллары азагында җәй көне очрашканнар. Филсинә ул чакта ревизор булып эшләгән һәм авыл кибетен тикшерергә кайткан. Ә Радик исә авылның беренче баһадиры. Беренче күрүдә үк чибәр кызга гашыйк булган егет озаклап уйлап тормый, булачак тормыш иптәше белән танышканнан соң алты көн узуга аңа тәкъдим ясый.
- Нибары бер атна очрашканнан соң Радик миңа тәкъдим ясады. Мин дә икеләнеп тормадым - риза булдым. Ул чакта Радик Һиндстан киноларында уйный торган актерларның берсенә охшаган иде. Ә ул елларда мондый киноларны бик яратып карый идек, - дип сөйләде Филсинә Габитова.
- Мин нәкъ Наполеон шикелле эш иттем - Күрдем. Бардым. Җиңдем. Курчак кебек матур Филсинәгә гашыйк булмый мөмкин түгел иде, - дип сүзгә кушылды Радик Габитов.
Кичләрен бергә очрашканда яшьләр, көнбагыш чиртә-чиртә, акрынлап берберсенең тормышы белән танышалар. Менә шулай туй уздыру мәсьәләсенә килеп җиткәннәрен үзләре дә сизми калалар.
- Безнең туебыз 4 көн дәвам итте. Хәтта туй күлмәген юып та кияргә туры килде, - дип елмаеп сөйләде туй хатирәләрен искә төшереп Филсинә Габитова.
Филсинәнең ЗАГСта Радикка “мин риза” дип әйткәндә кигән ак күлмәге әле дә, матур истәлек булып, шкафта эленеп тора.
Шушы күлмәкне табу өчен Филсинә ул чакта Казан шәһәрендәге барлык туй салоннарында йөреп чыга. Хыялында йөрткән күлмәгенә аның бер шарты була - күлмәкнең итәге купшы булып кабарып торырга тиеш. Күңелдә, хыялда булган нәкъ шундый күлмәкне ул Казандагы бер кибеттә таба. Филсинә күлмәк сайлауның барлык нечкәлекләрен әле бүген дә хәтерли.
- Апа кибет мөдире булып эшли иде. Ул безгә бик булышты, дуслар да ярдәм иттеләр. Ул елларда бөтен нәрсәне бары тик танышлык - “блат” буенча гына алып була иде бит. Ашамлыкларны да шулай алдык инде без. Вакыты шундый иде, - дип искә төшерделәр Габитовлар.
Габитовларның туена йөздән артык кеше чакырыла. Бөтенесе дә кагыйдәсенә, йоласына туры китереп эшләнә: кәләшне дә мәһәр түләп алалар, табыннар да мулдан әзерләнә, кунаклар рәхәтләнеп күңел ачалар. Ул елларда хәзерге шикелле никахны күперләргә йозак элеп ныгытмыйлар. Бер-берсен хөрмәт итү һәм ярату, сабырлык Габитовларга үзара аңлашып, тату яшәргә ярдәм итә.
- Кайвакыт сүзгә дә килеп алабыз, үзегез аңлыйсыздыр, тормыш булгач, кашыгаяк шалтырамый тормый. Мин шунысын яхшы беләм - Радик нәрсәдәндер ризасызлык белдерә икән, каршы әйтмәвең хәерлерәк. Аннары без бу турыда икәүләп сөйләшәбезаңлашабыз. Ә инде мин дулый башласам, Радик дәшми. Нык гаиләнең бөтен сере шунда инде, - дип тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты Филсинә Габитова.
Филсинә спирт заводында эштә чакта йорт эшләрен Радик башкара. Ул бик тәмле итеп пешерә дә белә икән. Ә аннары эштән кайткан хатынын авыз суларын китерерлек өреле, тәмле аш белән сыйлый. Радик мал асрарга ярата - алар хуҗалыгында сарыклар да, хәтта атлар да бар.
Йортлары нәни оныкларының шатлыклы авазларыннан гөрләп тора. Бәйрәмнәрдә бөтен гаилә бергә җыела. Габитовлар мәрҗән туйларын да якыннары, туганнары белән билгеләп үтәрләр. Ә бәлки бераз сәяхәт итеп тә алырлар. Алар башка илләргә барырга, андагы матурлыкларга хозурланырга яраталар. Үз йортларын да бик яраталар. Кая гына барсалар да, бары бергә генә булырга, бербереңнең күңел җылысын тоеп яшәргә - бары шул гына.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев