Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биредә актерлар ватаны булачак

"Биектау" медиахолдингы базасында Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Демидов үзенең иҗади остаханәсен ачып җибәрде.Түбәндә яшь актерларның ничек шөгыльләнүе белән танышырсыз. Иҗади остаханәгә йөрүчеләр - булачак актерлар. Алар дөрес сөйләшергә, төгәлрәк итеп әйткәндә, авазларны дөрес чыгарырга өйрәнәләр. Нәкъ менә шуның өчен балалар скакалкада сикерәләр, бал кортлары сыман гөжлиләр, "өченче күз"не эзлиләр....

"Биектау" медиахолдингы базасында Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Демидов үзенең иҗади остаханәсен ачып җибәрде.Түбәндә яшь актерларның ничек шөгыльләнүе белән танышырсыз.

Иҗади остаханәгә йөрүчеләр - булачак актерлар. Алар дөрес сөйләшергә, төгәлрәк итеп әйткәндә, авазларны дөрес чыгарырга өйрәнәләр. Нәкъ менә шуның өчен балалар скакалкада сикерәләр, бал кортлары сыман гөжлиләр, "өченче күз"не эзлиләр. Физик күнегүләр дөрес сулыш алырга өйрәтә.

Сәхнә телен өйрәнү дәресләреннән актерлык осталыгына күчтеләр. Пантомима аша балалар җәнлекләр, кошларны сурәтлиләр. Һәм бу күренеш тамашачы яшь актерларның кайсы җәнлекне яки кошны тасвирлавын аңларлык булырга тиеш.

Балалар үзләрен төрлечә сынап, төрле алымнар кулланып карыйлар, ә остазлары төзәтеп җибәрә, киңәшләр бирә.

Остаханәдә балаларга белемне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Казан театр училищесы (КТУ) укытучысы, КТУны һәм Мәскәү ГИТИСын тәмамлаган Зөлфәт Закиров бирә. Зөлфәтнең мондый кечкенәләр белән эшләү тәҗрибәсе бар инде.

Биредә хөкем сөргән йөрәккә ятышлы бәйрәм рухы балаларның күңелләренә бик тә хуш килде, һәм хәзер аларның күбесе инде актерлык һөнәрен сайлау турында хыяллана да башлаган. Ә курслар исә кайберәүләр өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык булган. Лада Маркова безгә менә ниләр сөйләде:

- Көннәрдән бер көнне әнием минем янга килде дә: "Әйдә киен, мин сине курсларга алып барам!" - диде. Мин аннан: "Нинди курслар?" - дип сорыйм. Ә ул: "Мин сине анда моннан ике ай элек яздырган идем инде", - ди.

Инде хәзердән үк артист булырга дигән анык карарга килүчеләрнең берсе - Радмир Агабалаев.

- Минем актер буласым килә. Әлеге түгәрәк турында дустымның әнисе минем әнигә шалтыратып әйткән. Ә әни миңа сөйләде. Мин бит актер булырга хыялланам, шуңа күрә бирегә килдем дә, - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән Радмир.

Иҗади остаханә - "Биектау ТВ" телеканалы һәм Мельпоменага хезмәт итүчеләр: Россиянең атказанган артисты Владимир Демидов һәм Казан актеры Зөлфәт Закировның берләштерелгән проекты. Остаханәдә педагоглар балалар белән бергә иҗади чыгышлар әзерләячәкләр, "Биектау ТВ" телеканалы программаларында катнашачаклар һәм хәтта кыска метражлы фильмнарны төшерү барышы белән дә танышачаклар. Монысы соңыннан, ә әлегә алар актерлык серләренә төшенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев