Биектаулылар яз гүзәле - Нәүрүзне каршы алдылар
Яз җитте. Елның һәр фасылы да үзенчәлекле бәйрәмнәре белән истә кала, язның да үз бәйрәмнәре бар. Кешеләрнең күңелләрен күтәреп, шаулап-гөрләп, Май чабу йоласына багышланган чара узып китте. Кояш календаре буенча Иран һәм төрки халыкларның яз бәйрәме - Нәүрүз килеп җитте. Быел әлеге чараны оештырырга Биектау районындагы предприятиеләрнең берсе ярдәм итте һәм халыкның бергә җыелып күңел ачуы чын бәйрәмгә әверелде.
Яз җитте. Елның һәр фасылы да үзенчәлекле бәйрәмнәре белән истә кала, язның да үз бәйрәмнәре бар. Кешеләрнең күңелләрен күтәреп, шаулап-гөрләп, Май чабу йоласына багышланган чара узып китте. Кояш календаре буенча Иран һәм төрки халыкларның яз бәйрәме - Нәүрүз килеп җитте. Быел әлеге чараны оештырырга Биектау районындагы предприятиеләрнең берсе ярдәм итте һәм халыкның бергә җыелып күңел ачуы чын бәйрәмгә әверелде.
Җиңү паркында якшәмбе көнне иртәдән үк кунаклар, дәртләндергеч бию көйләрен т ы ң л ы й - т ы ң л ы й , а в ы л уңганнары иҗат иткән кул эшләренә сокланып йөрделәр. Паркның кайсы гына почмагына барма, анда, борыннарны кытыклап, табада коймаклар чыжылдады, хуш исләрен таратып, пылау пеште. Ә икенче урында фотозона, анда фотога төшәргә, шулай ук яз башлануга һәм кара каргалар безнең якларга әйләнеп кайтуга сөенеп пешерелгән карга боткасыннан авыз итәргә мөмкин булды. Әле шул тирәдә үк Биектау районы предприятиеләренең берсендә җитештерелә торган атланмайны кабып карарга һәм төп приз - 2 кг май оту ярышында көч сынашырга да була иде.
- Быел биредә барысы да шәп. Биектаулылар өчен фотозоналар оештырулары да бик күңелле булды. Күп яңа нәрсәләр бар. Коймак, пылау һәм май белән бәйрәмгә килгән бөтен кешене дә сыйладылар - иң күңелгә ятышлысы менә шул булды. Җиңү паркына бәйрәмгә килүемә мин бик шатландым, - диде Гөлназ Сабирова.
Күңелләрне җилкендерә торган “Балмай” дуэты бәйрәмнең йөзек кашы булды. Уен-көлке, мәзәкләр, көч сынашулар белән җәлеп итеп, алар үз тирәләренә йөзләгән кешене җыйдылар. Аларның Халыклар дуслыгы йорты артистлары, Рафис Кәлимуллин һәм Әбри Хәбриев белән бербөтен булып эшләүләре шулкадәр күңелле һәм матур булды, хәтта балалар да сәхнәдән күзләрен ала алмадылар.
Биектаулыларны язның иң күркәм бәйрәме - Нәүрүз килү белән Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов котлады. Ул әлеге очрашуга килүчеләргә сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Ә сәхнәдә исә актив уеннар башланды, аларда бөтен кеше рәхәтләнеп катнашты. Тамаша кылучылар да хис-тойгыларга бирелделәр, аларның шатланулары күз карашларында, якты елмаюларында чагылды. Җиңүчеләргә бүләкләр бирү көтелмәгән күңелле яңалык булды. Аларны Биектау районындагы предприятиеләрнең берсе әзерләгән иде. Күңел ачу дәвам итте. Бәйрәмгә җыелучылар сөенештеләр дә, шул ук вакытта үзләренең биектаулылар булулары белән горурландылар да.
- Миңа бөтенесе дә ошады. Биектау районы җитәкчеләренең күбесенең безнең ветеринария академиясен тәмамлаучылар булуы да сөендерде. Мин алар белән горурланам, - диде Казан ветеринария медицинасы академиясенең экс-ректоры Галимҗан Кәбиров.
Быел Нәүрүзне бәйрәм итәргә биш йөздән артык кеше җыелды. Биектау районы предприятиеләренең берсенең аны ничек лаеклы, күңелле, истә калырлык итеп оештыруы соклануга лаек. Район Башкарма комитеты җитәкчесе компанияләр мондый бәйрәмне киләчәктә дә оештырырлар, дип ышануын белдерде.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев