Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар Россия көненә әнә шулай әзерләнде

12 июнь - Россия көне. Моннан 30 ел элек, 1990 елның 12 июнендә, РСФСР халык депутатларының беренче съездында Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Россия көне илдә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе.

Əлеге бəйрəмгə əзерлек Биектау районында алдан ук башланды. Усад, Коркачык, Чыршы, Суыксу, Күлле, Каенлык мəдəният йортлары, Өмбе авылы клубы барысы да илебез бəйсезлегенə багышланган “Россия тəрəзəлəре” Бөтенроссия акциясендə катнашты. Акциядə катнашучылар тəрəзəлəрне Россиянең һəм Татарстанның дəүлəт символлары белəн бизəде. Тəрəзəлəр кичке якта, авыл өйлəрендə утлар кабынгач, бигрəк тə матур булып балкып тора. Туган як һəркем өчен кадерле, һəр кеше үзенең туган җирен дөньяда иң матур җир дип саный.

Туган җир матурлыгын башкаларга объектив аша күрсəтү матур гадəткə əверелеп китте. “Объективта Россия” акциясендə катнашучылар да, туган авылларының иң гүзəл урыннарын фотога төшереп, аларны киң тамашачыга күрсəтте. Россия дөньяда иң матур иллəрнең берсе. Аның һəр почмагы сокланырлык. Шул матурлык безнең күңеллəрдə горурлык хислəре уята да инде.

Бу көннəрдə онлайн-флешмоб форматында тагын бер акция уздырыла - «Мин Россияне рəсемгə төшерəм». Бу акция балалар һəм аларның əти-əнилəре өчен бигрəк тə кызыклы. Социаль челтəрлəргə куелган балалар рəсемнəре бер генə кешене дə битараф калдырмый. Россиянең яшь гражданнары кемнəр алар, килəчəктə кем булырга хыялланалар, туган җирнең килəчəген ничек күзаллыйлар. Рəсемнəрне караганда балалардан шул сорауларга җавап алырга була.

Биектау авыл клубы хезмəткəрлəре “Россия - минем туган җирем” дигəн балалар рəсемнəре күргəзмəсе оештырды һəм рəсемнəрне онлайн слайд-шоуга урнаштырып барды. Татар Əйшəсе авыл клубы хезмəткəрлəре əлеге акциялəрне шигъри форматта алып барды. Шигъри марафонда барлык райондашлар катнаша алды. Каенлык авыл китапханəсе үзенең “Вконтакте” төркемендə «Русь, Россия, Ватаным минем» дигəн бəйге оештырды.

Реклама

Гадəттəгечə, киң масштаблы проектлар Биектау районы үзəк китапханəсе хезмəткəрлəре тарафыннан əзерлəнде. «Россия тарихы гасырлар аша», «Минем гимным, минем əлəмем, Минем Россиям», «Русь, Россия, Ватаным минем» виртуаль күргəзмəлəр социаль челтəрлəрдə үз урынын алды. Рəсемнəр күргəзмəлəре дə хəзер яңа форматта уза. Алар барысы да онлайн режимда бара. Олы Битаман, Кече Битаман авыллары китапханəчелəре дə үзлəренең яшь укучылары ясаган рəсемнəрне онлайн форматта урнаштырды. Ислейтар авылы клубында эшлəүчелəр дə Россия буйлап сəяхəтне онлайн режимда оештырды.

Чыпчык авыл клубы хезмəткəрлəре үзлəре əзерлəгəн “Шатлык һəм аяз күк йөзе сиңа, минем Россиям” дигəн бəйрəм концертын куйды. Гомумəн, районның барлык китапханəчелəре, мəдəният хезмəткəрлəре, мəктəп укучылары һəм укытучылар Россия көненə багышланган чараларда актив катнашты. Авыл җирлəрендə яшəүчелəр дə, җəйге мəшəкатьлəрдəн бераз гына арынып, бəйрəмне оештыручыларга кушылдылар. Алар иҗади бəйгелəрдə катнашып, үз тəрəзəлəрен дəүлəт символлары белəн бизəделəр, онлайн мастер-классларда, флешмобларда катнаштылар.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев