Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар Марий Эл Республикасында мастер-класслар бирде

23-24 ноябрь көннәрендә Марий Эл Республикасында Татар мәгърифәте көннәре уздырылды. Бу чарада Татарстаннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге 20 кешелек делегация - югары, урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларының зыялы вәкилләре катнашты. Алар арасында Биектау районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Яруллина М. Р., милли мәгариф буенча методисты...

23-24 ноябрь көннәрендә Марий Эл Республикасында Татар мәгърифәте көннәре уздырылды. Бу чарада Татарстаннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге 20 кешелек делегация - югары, урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларының зыялы вәкилләре катнашты.
Алар арасында Биектау районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Яруллина М. Р., милли мәгариф буенча методисты Юнысова С.Ф., Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Сафиуллин Л.Г. һәм Коркачык гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Рамазанова Р.Г.бар идек.
Марий Элнең "Татар мәдәнияте республика үзәге" җитәкчесе Илгиз Гайсин Татарстан делегатларын каршы алуны бик югары дәрәҗәдә оештырган иде.
Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Эл Финанс министрлыгының универсаль залында үтте. Биредә пленар утырыш булды, ике республиканың Мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Энгель Фәттахов тантаналы ачылыш барышында Марий Элда татар теле укыткан укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, мәгариф оешмаларына китаплар бүләк итте.
Татарстанның мәгариф министры белән очрашу барышында Мари Илендә татар телен өйрәнү, саклау мәсьәләләренең торышы, мәктәпләрнең ябылуы, татар телен белүче кешеләрнең азаюы, авылларның бетүе кебек проблемалар да күтәрелде.Моңа җавап итеп,татарстанлылар татар телен өйрәнүдә Интернет мөмкинлекләрен файдалануны,аеруча , "Ана теле" он-лайн мәктәбен тәкъдим иттеләр. Аның эшләү тәртибе белән КФУ доценты Фәтхуллова К.С.таныштырды. Көннең икенче дәвамы Мари Эл Республикасының Татар мәдәни үзәгендә дәвам итте.Биредә Татарстан Республикасы мөгаллимнәре татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча мастер-класслар күрсәттеләр,тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Мин дә "Әдәбият дәресләрендә иҗади фикер йөртә алырлык шәхес тәрбияләүнең кайбер алымнары" дигән темага осталык дәресе күрсәттем.
Кич белән Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның иҗат коллективлары катнашында концерт булды.
24нче ноябрьдә чаралар Марий Эл Республикасының Бәрәңге урта мәктәбендә дәвам итте.
Аерым алганда, Татарстан делегациясе Бәрәңге районының Бәрәңге урта мәктәбендә туган телне, татар татар мәдәниятен саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышты. Кунаклар өчен тикшеренү һәм иҗади проектларны яклау, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр, фольклор бәйрәм әзерләнгән иде. Татар мәгърифәте көннәренә йомгак "Туган телне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" түгәрәк өстәлендә ясалды.
Очрашу азагында Татарстанның Биектау районы һәм Марий Элнең Бәрәңге районы мәгариф бүлекләре арасында, Ямаширмә авылы урта мәктәбе һәм Бәрәңге урта мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
"Татар телен өйрәнү буенча яңа проектлар һәм инновацион технологияләрне камилләштерүне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татар телендә сөйләшү мәдәнияте югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Татарстан ягыннан без үз чиратыбызда бу өлкәдә һәрьяклап ярдәм итәргә, безнең яңа методикалар турында сөйләргә әзер", - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министрлыгының идарә башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хамзовна.
Татарстан мөгаллимнәре тиздән Бәрәңге укучылары өчен кызыклы мастер-класслар үткәрергә, ә укытучылар белән тәҗрибә уртаклашырга килер дип тә килешенде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев