Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда милли көрәш буенча турнир уза (+ФОТО)

17-19 февраль көннәрендә Биектау авылының "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге уза. Тарихка күз салсак, әлеге турнир 1973 елдан бирле уздырыла. Ул вакытта әле "Яшь ленинчы" газетасы призына оештырыла иде. Инде хәзер матбугатның исеме үзгәреп, "Сабантуй" журналы призына үткәрелсә дә,...

17-19 февраль көннәрендә Биектау авылының "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге уза.
Тарихка күз салсак, әлеге турнир 1973 елдан бирле уздырыла. Ул вакытта әле "Яшь ленинчы" газетасы призына оештырыла иде. Инде хәзер матбугатның исеме үзгәреп, "Сабантуй" журналы призына үткәрелсә дә, аның җисеме һәм асылы шул ук калган.
Бүген әлеге турнирны тантаналы рәвештә ачу булды. Әлеге чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин һәм "Сабантуй" журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллиннар катнашты.
Турнирда барлыгы 39 команда һәм 300ләп үсмер катнаша. Турнирда җиңүчеләр Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаячак.
Турнирда беренче, икенче һәм өченче урын алган көрәшчеләрне 10, 8, 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев