Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда "Карга боткасы" бәйрәме уздырдылар (+ФОТО)

Бүген Биектауның Җиңү паркында "Карга боткасы" яз бәйрәме узды. Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла, бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә. Элеккеге заманнарда кешеләр язның нилектән булганын белмәгәннәр. Алар язны канатларында кошлар алып киләләр дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә...

Бүген Биектауның Җиңү паркында "Карга боткасы" яз бәйрәме узды.
Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла, бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.
Элеккеге заманнарда кешеләр язның нилектән булганын белмәгәннәр. Алар язны канатларында кошлар алып киләләр дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.
Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәм кысаларында концерт-тамаша, төрле уеннар булды һәм, әлбәттә, тәмле ботка да пешерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев