Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда чираттагы мәртәбә “Тоннель” операциясе үтте

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы тапкыр "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эш алып бардылар. Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды...

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы тапкыр "Тоннель" операциясе үткәрделәр.

Инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эш алып бардылар.

Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде.

Нәтиҗәдә барлыгы 7 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Болар: дәүләт номерлары пычрак килеш машина белән идарә итү, ОСАГО полисыннан башка машина белән идарә итү һәм бернинди документсыз машина руле артына утыру очраклары ачыкланды. Документларсыз булган йөртүче кирәкле кәгазьләрне өендә онытып калдырга булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев