Биектау волонтерлары «Игелекле Татарстан» бәйгесендә җиңеп чыкты
«Игелекле Татарстан» бәйгесе республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә халыкның тормыш, яшәү сыйфатын күтәрүдә ярдәм итүче волонтерлар хәрәкәтен киң җәелдерүгә юнәлдерелгән. Ул 12 ел дәвамында үткәрелә. Аның максаты – иң яхшы волонтерлык практикаларын, ирекле эшчәнлекне оештыруның заманча формаларын тарату һәм аларга ярдәм итү.
Волонтерлар хәрәкәте Биектау районында һәрвакыт булды, әмма ул моңа кадәр автоном рәвештә генә эшләде. Короновирус таралу белән бәйле булган пандемия вакытында волонтерлык хәрәкәте аерым берлек булып теркәлде. Пандемия чорында алар битлекләр тектеләр, өлкән һәм авыру кешеләрнең өйләренә дарулар, азык-төлек китерделәр, өмәләрдә катнаштылар, хәйрия чаралары оештырдылар. Республика волонтерлар хәрәкәте “Уртак көч белән без дөньяны яхшырак итәрбез”, дигән шигарь астында берләшә. Хәрәкәт сафларында мәктәп балалары да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар. Биектау районында бүген волонтерлар үзәге эшләп килә. Элек район волонтерлары аерым-аерым ярдәм иткән булса, бүген инде алар бер үзәккә тупланып эшли. Аларның үз программалары, киемнәре һәм башкалардан аерып тора торган символлары бар. Волонтерлар символы – ачык кулны хәтерләтә. Аны йөрәк формасында да сурәтлиләр. Димәк, символ ярдәм итү, йөрәк җылыңны кешеләргә бирү, дуслашу дигән мәгънәне аңлата. Биектау районы волонтерларының үз картасы бар. Картада куллар бик күп. Анда һәр волонтер үзенең имзасын, теләкләрен язып калдыра ала.
Мәдәният волонтерлары – талантлы, иҗади кешеләр. Алар кешеләрне үзләренең иҗатлары белән сөендерәләр. Миләүшә Хөснетдинова бу өлкәдә профессионал волонтер дәрәҗәсенә ирешкән кеше.
“Мин мәдәни волонтерлык белән студент вакыттан ук шөгыльләнәм, ди Миләүшә. – Соңгы елларда хәрәкәт аеруча җанланып китте. Чөнки игелек кылучылар саны елдан-ел арта бара”.
Чернышевка авылында яшәүче Анастасия бу волонтерлык хәрәкәтенә күптән түгел генә кушыла. Ул күп балалы ана. Аның балалары да игелекле булып үсә. Анастасия үзе дә балаларыннан калышмаска тырыша. Бала вакытта, мәктәптә укыган елларында ул сәхнәдә еш чыгыш ясый торган була. Бүген инде ул мәдәният волонтерлары сафына басты. “Миңа волонтерлык бик ошый. Кешегә ярдәм иткәннән соң үзеңә дә канатлар үскән кебек була, тагын да дәртләнебрәк эшлисең”, - ди Анастасия Щербенёва.
Волонтерлар бүгеннән үк язгы-җәйге чорга эш планы төзеп куйдылар. Кар эрү белән тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү эшенә алыначаклар. Усад авылындагы Журавлев йорты иң беренче чиратта тора. Йорт тирәсен чистарту, кирәк булса, аңа өлешчә реставрация ясау, белгечләр чакыру һәм башка төр мәшәкатьләргә керешәчәкләр. Тирә-якны яшелләндерү, районны чүп-чардан чистарту буенча өмәләр оештыру эшендә дә волонтерлар башлап йөри.
Энҗе Гәрәфиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев