Биектау уенчылары җиңелергә уйламый да
Биектау районы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ирләр командалары арасында Казан шәһәре беренчелегенә мини-футбол буенча ярышларның өченче лигасында уңышлы гына чыгыш ясап килә.
Чираттага уенда «Эверест» командасы уенчылары «Алга» футболчылары белән очрашты. Уен барышында биектаулылар көндәшләрен зур киеренкелектә тоттылар, туп әледән-әле алгалылар капкасы янында булды. Мондый тактика уенның беренче минутларында ук үзенең нәтиҗәсен бирә башлады. Иң беренче тупны «Эверест» командасы ветераны Александр Петухов кертте. Аңа тупны Роман Апайчев бик кулай гына тапшырды. Ул да булмады, көндәшләр эверестлылар капкасына ике туп кертергә өлгерде. Әмма биектаулылар мондый кискен борылышны үз файдаларына бордылар: тагын да үҗәтләнебрәк көндәшләре капкасы ягына күчтеләр.
Уен алга таба «Эверест»ның көчле тактикасы астында барды, алар өстенлекне бирмәде. Күп тә үтмәде Биектау командасы уенчысы Дмитрий Герасимов зур көч белән тупны туп-туры көндәшләре капкасына типте. Исәп тигезләште. Уенның икенче өлеше дә биектаулыларның көчле һөҗүме белән башланып китте: тайм башында ук Дмитрий Герасимов алгалылар капкасына чираттагы тупны кертте. Исәп 3:2 булды. Уен кызганнан кыза барды. «Алга» командасы футболчылары футбол кырында психологик киеренкелекне арттыра төште. Моның шулай буласы билгеле иде инде. Чөнки ул да турнир таблицасында төшеп калган командалар арасында түгел. Алар да биектаулыларның үткерлек югалткан һәр мизгелен сагалап кына торды. Өстәвенә уенның судьясы да алгалылар файдасына хәлиткеч хөкем чыгарды. Туп өчен барган чираттагы көрәштә Биектау уенчысы көндәшенең иң башына кагылып китте, ә «Алга» футболчысы аның футблокасыннан тартып тотып торды. Судья шуның өчен биектаулыларга штраф туп керттерде. Уен 3:3 исәбе белән тәмамланды. Әлбәттә, мондый нәтиҗә «Эверест» командасын канәгатьләндермәде. Ә алгалылар республиканың иң көчле командасы катнашында барган уенның шундый исәп белән тәмамлануына бик шат калды.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев