Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районы якын арада Татарстан буенча авыл туризмы үзәгенә әйләнергә мөмкин
Бүген 19 сентябрь Биектау районында бертөркем Германия туроператорлары кунакта булып китте. Максатлары бер-Татарстанда туризм мөмкинлекләрен карау, авыл туризмын җәелдерү белән танышу. Кунаклар Германиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Араларында рус телен белгәннәре дә бар. Ахырдан билгеле булганча, кайсысы Россиядән күчеп китеп шунда яшәве, кайсысының әтисе яки әнисе славян милләтеннән булуы ачыкланды. Төркемне...
Бүген 19 сентябрь Биектау районында бертөркем Германия туроператорлары кунакта булып китте. Максатлары бер-Татарстанда туризм мөмкинлекләрен карау, авыл туризмын җәелдерү белән танышу.
Кунаклар Германиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Араларында рус телен белгәннәре дә бар. Ахырдан билгеле булганча, кайсысы Россиядән күчеп китеп шунда яшәве, кайсысының әтисе яки әнисе славян милләтеннән булуы ачыкланды. Төркемне Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты белгечләре озата барды.
Иң беренче кунакларны Биектау районы, аның составына кергән кайбер авылларның тарихлары белән кыскача гына таныштырдылар. Соңрак түбәтәй эшләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Биектау районының Ямаширмә авылында гадәти авыл өйләрен, халыкның көн-күрешен, авыл мәдәният йортында татар халкы җырлары һәм биюләрен дә тамаша кыла алдылар чит ил кунаклары.
Ахырдан кунаклар, Биектау районына булган сәфәрдән бик канәгать калуларын, халыкның ачыклыгы, балаларның елмаюы, җыр-биюләре йөрәкләренә үтеп керүен әйтеп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев