Биектау районында янгын хәбәрчеләре тагын да артачак
Ел ахырына кадәр Биектау районының меңләгән йортына автоном янгын кисәтү җайланмасы урнаштырылачак. Җайланма республикада кабул ителгән махсус программа кысаларында бушлай куела. Янгын кисәтү җайланмасы үзен күптән аклады инде. Ул бик гади прибор. Куйдың да оныттың. Әмма ул үзе һәр секунд кешеләр иминлеге сагында тора. Ярты елга бер тапкыр батареясын алыштырасың да тагын ярты елга онытасың. Ә инде янгын чыккан очракта аның тавышы 10 метр ераклыктан да бик каты ишетелә. Тимофеевка авылында яшәүче Әлфия Яруллина ут-күзнең ни икәнен бик яхшы белә. Кайчандыр аның сеңлесе янгында һәлак була. Шуңа күрә бүген Әлфия ханым газ һәм электрны беркайчан да күз уңыннан ычкындырмый.
“Янгын төнге икенче яртыда чыкты. Без барыбыз да йоклый идек. Безнең уйлавыбызча, кемдер ут төртеп китте”, - ди Әлфия Яруллина.
Кеше йоклаган вакытта ис сизми икән. Киресенчә, өйдә янып киткән җиһаз, идән-түшәмнән чыккан иснең химик составы кешене тагын да тирәнрәк йокыга талдыра икән. Аның каравы, янгын кисәтү җайланмасы бик сизгер, аның каты тавышына кеше сискәнеп уянып китә.
“Бу җайланмалар үзләрен күп такпырлар аклады инде, - ди Биектау районы янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. - Алар республика буенча 170 кешене үлемнән коткарып калды. Шуларның 66 сы - балалар”.
Биектау районында да автоном янгын кисәтү җайланмасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Моннан ике ел элек Коркачык авылында күп балалы гаилә яши торган йортта янгын чыга. Җайланма ярдәмендә гаилә әгъзалары барысы да исән-имин яна торган йорттан чыгып өлгерә.
Янгын чыгу турында хәбәр бирә торган җайланмаларны, иң беренче чиратта, күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр, инвалидлар, социаль яктан имин булмаган гаиләләр яши торган йортларга бушлай урнаштырачаклар. Районга 3,5 мең җайланма кайтарылган. Декабрь ахырына кадәр алар барысы да “сак эшенә” керешәчәк.
Кызганыч, автоном янгын кисәтү җайланмасы белән алдау юлына баскан мошенниклар да очрап тора. Узган ел Биектау районында яшәүче пенсионерга 300 сумлык җайланманы 2 мең 500 сумга сатып китәләр. Алдау юлына баскан бәндәләр, иң беренче чиратта, пенсионерларга ишек шакыйлар. Ә өлкәннәр җиңел генә алданып, соңгы акчаларын да мошенникларга биреп чыгаралар.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев