Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Республика көне билгеләп үтелде

Биектау районында Республика көне рәсми датасыннан берничә көнгә алданрак - 25 нче августта билгеләп үтелде. Анда бәйрәмгә хас барлык күренешләр, чаралар да күздә тотылган иде. Ә танылган җырчы концерты биектаулылар өчен, гомумән, зур бүләк булды.

“Казан арты” паркына халык төштән соң җыела башлады. Балалары белән килгән әтиәниләр һәм район кешеләре тәм-томнар белән сыйландылар, карусельләргә утырып йөрделәр, күңел ачтылар. Бәйрәмнең рәсми өлеше район үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләүдән башланып китте. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРның Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТРның Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 28 биектаулыны бүләкләделәр. Шундыйларның берсе - автоюл хезмәтенең Шәһәр яны филиалы шоферы Илгиз Нәҗметдинов “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды.

- Болай зурларлар дип көтмәгән идем. Шофер булып 1979 елдан бирле эшлим, гомумән алганда 42 ел. Моңа кадәр юл оешмасында шофер булып эшләдем. Армиядә хезмәт иткәндә дә руль артында булдым. Әгәр дә эшеңне яратмасаң, аны яхшы итеп башкара алмаячаксың. Ә мин үз эшемне яратам, - диде авБиектау районында Республика көне билгеләп үтелде тоюл хезмәтенең Шәһәр яны филиалы шоферы Илгиз Нәҗметдинов.

Җыелган халык, алдынгыларны алкышларга күмеп, җирле артистларны каршылады. Җырчылар һәм ансамбльләр популяр һәм таныш татар җырларын ишетеп, сәхнә тирәсенә җыелган яшьләрне сөендерделәр.

- Безгә бәйрәм бик ошады, шундый күңелле һәм матур. Артистлар бик осталар, - дип үз фикерләрен белдерделәр София Квасова һәм Зарина Гафиятова.

- Шушындый шәп бәйрәмне биектаулылар белән бергә бәйрәм итәр өчен бирегә килдем. Концертка оныкларым да килде, - диде Габделнур Хәбибуллин.

Һәм менә сәхнәдә Элвин Грей лейблы артистлары пәйда булды. Яшь җырчылар үзләренең җанатарларын шатландырдылар.

- Сездә халык бик кунакчыл, ихлас күңелле, эчкерсезләр. Артист өчен бу иң мөһиме. Тамашачыларның карашлары сиңа төбәлгәндә, алар елмаеп, сиңа кушылып җырлаганда күңел була, рухи ләззәт аласың, - диде Биектау тамашачылары турында җырчы Элвин Грей.

Танылган җырчы чыгышы вакытында тамашачылар белән гел аралашып торды һәм шуның белән җанатарларның күңелләрендә ихлас, матур хисләр уятты. Ул яшьләрне репертуарында моңа кадәр дә булган, шулай ук яңа җырлары белән дә куандырды, бер генә минутка да чыгышын туктатып тормады. Парк янында урнашкан “Бердәмлек” мәчетендә дога укырга чакыру ишетелгәндә генә бераз тәнәфес ясап алды.

Элвин Грейның һәр кешенең күңелендәге иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле, халыкның яраткан җырларыннан торган ике сәгатьлек концерты бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев