Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында дәрәҗәле ярыш узды

“Биектау” спорт комплексында 2003-2004 елгы үсмерләр арасында милли көрәш буенча республика Беренчелеге узды. Биектау районына ярышка Татарстанның иң көчле спортчылары җыелды. Ике йөздән артык катнашучыч көрәш буенча Россия Беренчелеге финалына эләгү хокукын яулау өчен көч сынашты.

Биектау районында әледәнәле көрәш буенча иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздырылып тора. Мондый абруйлы ярышларны оештыруны һәм уздыруны теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар. Шунлыктан республиканың спорт тармагы җитәкчеләре безнең районга аеруча игътибарлылар. Бу турыда ярышның ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та әйтте. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спорт бәйрәмен уздыруда ышаныч күрсәткәннәре өчен җыелучыларга рәхмәт белдерде. Милли көрәшнең әлеге төре ел саен катнашучыларны үзенә күбрәк җәлеп итә бара.

- Безнең районда эшне бик яхшы оештыралар. Мин үз районым өчен сөенә-сөенә чыгыш ясыйм, - диде Биектау районы көрәшчесе Айназ Гыймадиев.

Биектау районы көрәшчесенең сүзләрен Мамадыш командасы вәкиле дә хуплады. Аның үзенең әйтүенчә, ул спорт белән кечкенәдән үк мавыга башлаган һәм Биектау районына да бик теләп килә икән.

- Биектау районында уздырылган ярышта икенче тапкыр катнашуым. Беренчесендә 2019 нчы елда килгән идем, ә менә хәзер 2021 елда тагын бирегә килү бәхете елмайды. Бу районда оештыру дәрәҗәсе бик югары. Биредә барысы да күңелгә хуш килә торган, һәр нәрсә җиренә җиткерелгән, - дип өстәде Айнур Нургалиев.

Реклама

Хөкемдарлар эше төптөгәл оештырылган. Өч өстәлнең өчесендә дә бәхәсле күренешләрне кабат-кабат карау мөмкинлеге бар. Һәм бу кайбер катнашучыларның “кабынып китүен” тиз арада сүндерергә ярдәм итә. Әлеге турнирда җиңү яулауның әһәмияте гаять зур. Ни дисәң дә, республика Беренчелегендә җиңүчеләр Россия чемпионатында көч сынашачак.

Ярышта катнашучы һәр кешенең дә җиңүгә ирешәсе килә, әмма барлык спорт бәйгеләрендәге кебек, анда оттыручылар да, җиңү яулаучылар да бар. 55 кг авырлыкта иң яхшысы Азнакай районыннан Илфат Миңнегалиев булды. Икенче урында - Түбән Камадан Абдулбашир Долов, өченче күрсәткеч Әлмәт районнынан Рузиль Хәлиуллинда һәм Балык Бистәсе районыннан Илшат Губаевта. 60 килограммлы үлчәү категориясендә беренче урынны Азнакай районыннан Айнур Магданов алды. Икенче урында - Әлмәт районыннан Рубин Раджабов, өченче урынны Әлки районыннан Илназ Хәмидуллин белән Мамадыш районы вәкиле Адель Мусин бүлештеләр. 65 кг авырлыкта Актаныш районыннан Заһид Шәйхәйдаровка тиңнәр табылмады, икенче күрсәткеч Әтнә районыннан Даил Зиннәтуллинда, өченче урынны Чүпрәле районыннан Илдар Басыйров белән Авиа-Яңа Савиново-1 командасыннан Данис Садриев яуладылар. 70 кг авырлыкта беренче урында Актаныш районыннан Илназ Шәмсиев, икенче урында - Авиа-Яңа Савиново-2 командасыннан Айдар Кәбиров, өченче урынны Кукмара районыннан Фәннүр Зиятдинов белән Әлмәт районыннан Данил Хәнипов бүлештеләр. 75 кг категориясендә иң яхшы күрсәткечкә Кукмара районыннан Инсаф Кәримуллин иреште, икенче күрсәткеч Авиа-Яңа Савиново-1 командасыннан Дмитрий Яшинда, өченче урынны Мамадыш районыннан Айнур Нургалиев белән Балтач районыннан Илгизәр Галимуллин бүлештеләр. 80 кг авырлыкта беренче урынны Кукмара районыннан Рузаль Тимергалиев алды, икенче урын Саба районыннан Рөстәм Сираҗиевка бирелде, өченче урынны Азнакай районыннан Маис Ршоян һәм Актаныш районыннан Айнур Фәтхуллин бүлештеләр. 85 кг авырлыкта Яр Чаллыдан Вадим Васильевка тиңнәр табылмады, Балык Бистәсеннән Данис Мөхәммәдиев аннан азга гына калышты, өченче урынны Арча районыннан Марат Хадиев белән Биектау районыннан Илдан Курмакаев бүлештеләр. 90 кг авырлыкта беренче урын Яр Чаллыдан Илсаф Фәхретдиновка бирелде, икенче күрсәткеч Теләче районыннан Багир Зариповта, өченче урынны Авиа-Яңа Савиново-1 командасыннан Азат Хәмдиев һәм Әлмәттән Данил Мусин бүлештеләр. 110 кг авырлыкта Түбән Камадан Ильмир Хәсәншин бик шәп нәтиҗәгә иреште, икенче урында - Арча районыннан Адель Сингатуллин, өченче урынны Сарман районыннан Ранис Шәрәфетдинов белән Мамадыш районыннан Ирек Гыйззәтуллин бүлештеләр.

Гомумкоманда зачетында җиңүче - Авиа-Яңа Савиново командасы, икенче урында - Кукмара районы командасы, өченче урында - Мамадыш районы командасы. Призлы урыннарны яулаучыларга хәзер Россия Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясау өчен тагын да тырышыбрак әзерләнергә кирәк булачак. Уңышлар сезгә, батырлар!

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев