Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында беренче сыйныфка килүчеләр саны ел саен арта бара

Биектау районы мәктәпләрендә беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Баланың әти-әнисе гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша электрон вариантта да калдыра ала, шулай ук мәктәпкә килеп, шәхсән үзләре дә бирә алалар. Кабул итү нәтиҗәләре турында беренче сыйныфка киләсе балалар һәм аларның әти-әниләре июнь азагында белерләр. Ә әлегә исә тәүге этап башланып китте.

Кечкенә Зәйнәп 1 нче сентябрь җиткәнне зарыгып көтә һәм аның бу көнне Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә каршылыйсы килә.

Фирдәүс ярты елдан кызы Зәйнәпне беренче сыйныфка китерәчәк. Ул чакта инде аларның кулларында кечкенә папка түгел, ә зур мәктәп сумкасы булачак. Бүген алар 1 нче сыйныфка кабул итүләрен сорап, озак көтелгән гаризаны бирәләр.

- Улыбыз үсеп җитте дисәк тә була, ә хәзер тагын 1 нче сыйныфка киләбез, монысында инде кызыбыз белән. Мәктәпкә керү элек гадирәк иде. Хәзер документларны электрон вариантта тапшыруга бәйле рәвештә гариза бирү тәртибе бераз үзгәрде. Мин аның ике алымын беләм - Дәүләт хезмәтләре аша электрон төстә һәм мәктәпкә үзең килеп тапшыру. Без, кызыбызны мәктәп белән таныштырып китү өчен, уку йортына үзебез мөрәҗәгать итәргә булдык, ияләнә торсын. Ул безнең икенче йортыбызга әверелер, дип өметләнәм, - диде беренче сыйныфка киләчәк Зәйнәпнең әнисе Фирдәүс Хәйдәрова.

Зәйнәп Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә әзерлек курсларына йөри. Беренче сыйныф укучысы буласы көнне түземсезлек белән көтә.

- Минем бик тә беренче сыйныфка барасым килә. Мин рәсем ясарга, укырга, язарга яратам. Бары тик “бишле” билгеләренә генә укыйсым килә, - дип үзенең киләчәк планнары белән уртаклашты Зәйнәп Хәбибуллина.

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, һәрвакыттагыча, алдынгылар сафында. Аның проектта күздә тотылган куәте 650 балага исәпләнгән, тик анда 1300ләп бала белем ала. Быел мәктәп җитәкчеләре 120 ачык урын булыр, дип белдергән. Мәктәп шуннан да күбрәк урын белән тәэмин итә алмый. Әмма хәзер үк бер сыйныфлык бала тупланган да инде. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә һәр балага кимендә 2,5 кв.м. мәйдан туры килергә тиеш.

Беренче сыйныфка килүчеләр саны ел саен арта бара. Моның күзгә күренеп тора торган сәбәбе - районда йортларның күпләп төзелүе. Авыл мәктәпләре моның кадәрле баланы сыйдыра алмый. Алар инде балаларны икенче сменада укыту кебек ихтыярыймәҗбүри чара да күргәннәр. Өченче ел беренче сыйныфларга 850 бала килгән, ә узган ел - 950, быел беренче сыйныф балалары меңнән артык булыр, дип көтелә.

Үзәк мәктәпләрнең дүртесендә дә балалар саны күздә тотылганнан күбрәк. Хәзерге вакытта Биектау авылында бишенче мәктәп төзелә. Анда да инде гаризалар кабул итә башлаганнар. Аның янәшәсендәге торак комплекслар төзелеп, файдалануга тапшырылса, 500 урынлы әлеге мәктәп тә диңгездәге бер тамчы су кебек булып калачак. Менә алтынчы мәктәп төзелсә, анысы башка нәрсә. 1200 урынлы бу мәктәп Биектау авылында ачылачак. Әмма кайчан ачылачагы турында сөйләргә әле иртәрәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев