Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районыннан Маһирәҗәп Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген 13 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирәҗәп Шакир кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килгән иде. Ул...
Бүген 13 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирәҗәп Шакир кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килгән иде. Ул Маһирәҗәп Шакир кызына саулык-сәламәтлек, озын-озак гомер итүен теләде. Шулай ук юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев