Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районыннан фермер Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша (+ФОТО)

Казанда VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Әлеге җыенда Биектау районыннан фермер Габделәхмәт Котдусов катнаша. Шушы көннәрдә булган булган утырышларның берсендә Габделәхмәт Котдусов болай дип белдерде: "Яшереп тормыйм, узган елны мин туристларда 500-600 мең сум акча эшлэдем. Сергей Иванов җитәкчелегендәге туризм буенча комитет белән берлектә эшлибез. Хәзерге көндә страуслардан...

Казанда VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.
Әлеге җыенда Биектау районыннан фермер Габделәхмәт Котдусов катнаша. Шушы көннәрдә булган булган утырышларның берсендә Габделәхмәт Котдусов болай дип белдерде: "Яшереп тормыйм, узган елны мин туристларда 500-600 мең сум акча эшлэдем. Сергей Иванов җитәкчелегендәге туризм буенча комитет белән берлектә эшлибез. Хәзерге көндә страуслардан кала туристик маршрутка тагын 7 хуҗалык керде". Фермер сүзләренә караганда, уңышның сере татар авылында, шәһәргә якынлыкта һәм кеше ресурслары.
Бүген "Корстон"да Рустәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булды. Аңа кадәр Президент татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән товарлардан торган ярминкәне карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев