Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районындагы укытучыларның август киңәшмәсе яңа бурычлар куйды

Биектау мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде. "Без хакимияттә моның шулай икәнен беләбез. Нәкъ менә шуңа да акча мәсьәләсе бик кыен булганда да яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү һәм сафка...

Биектау мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш ясаганда район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде. "Без хакимияттә моның шулай икәнен беләбез. Нәкъ менә шуңа да акча мәсьәләсе бик кыен булганда да яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү һәм сафка бастыру дәвам итә. Әлеге белем йортлары бик көчле. Әмма, төзелеш эше җиңелдән бирелми. Чөнки һәр мәктәп, һәр бакча үзенең инфраструктурасы белән тапшырыла. Анда укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Спорт заллары дисеңме, уен мәйданчыклары дисеңме, компьютер класслары - барысы да белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә ярдәм итә", - диде Рөстәм Кәлимуллин.
Киңәшмә районның үзәк мәдният йортында барды. Анда Биектау районы мәктәпләре җитәкчеләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Укытучыларның август конференциясе мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан көтеп алган бәйрәм булып кабул ителә. Биредә алар хезмәттәш дуслары белән очрашалар, яңаларын табалар, тәҗрибә уртаклашалар,
"Без узган уку елы нәтиҗәләре турында фикер алышкан идек инде, үз хезмәтебезгә тирән анализ биргән идек. Биектау районында белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча бик күп эшләнә. Киләсе уку елында балаларны тәрбияләүгә, милли мәгарифне үстерүгә төп игътибарны юнәлтәчәкбез", - ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының планлаштыру, хезмәткә түләү бүлеге башлыгы Венера Садыкова. Ул туган телне өйрәтү өчен иң кулай чор балалар бакчасына йөргән вакыт булуын белдерде, туган телдә белем бирүче бакчаларның нәтиҗәле эшләвенә игътибар биреләчәген әйтте.
Быелгы киңәшмә, чын мәгънәсендә, алдагы еллардагы киңәшмәләрдән нык аерылып торды. Район мәдният йорты каршында күргәзмә оештырылды. Анда укытучылар һәм укучылар кулы белән ясалган берсеннән берсе матур, эчтәлекле эшләнмәләр куелган иде. Балчыктан, агачтан ясалган сәнгать әсәрләре, милли стильдә чигелгән, тукылган сөлгеләр, картиналар - барысы да район мәгариф хезмәткәрләренең һәм аларның варисларының талантын чагылдыра иде. Үз көче белән үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш, милли ризыклар да бәйрәмне тагын да ямьләп торды. Мондый рухтагы күргәзмә киңәшмәгә яңа дәрт өсти, аның мәгънәсен баета. Күргәзмәләр ел саен оештырылса да алар бер-берсен кабатламый. Һәр ел яңача төсмер ала.
Күргәзмә белән танышканнан соң киңәшмә пленар утырыш белән башланып китте. Анда белем бирү проблемалары һәм ирешкән уңышлар турында сүз барды. Әлбәттә, иң четрекле мәсьәләләрнең берсе - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру проблемасы да читтә калмады. 2016-2017 уку елында районда БДИ бирү дәрәҗәсе уңай якка үзгәргән. Әмма нәтиҗә артык канәгатьләнергә урын калдырмый. Бу юнәлештә даими эшләү таләп ителә. Киңәшмәнең көн тәртибендә, шулай ук укучыларның республика бәйгеләрендә, олимпиадаларында катнашуы анализланды. Районның мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов яңа уку елына белем бирү шартларын камилләштерүне бурыч итеп куйды.
"Һәр мәктәптә, һәр уку йортында белем бирү дәрәҗәсе югары стандартларга җавап бирерлек булырга тиеш. Лидер мәктәпләргә генә түгел, уртакул, артта калып килә торган мәктәпләргә дә тиешле игътибарны юнәлтергә кирәк, - диде бүлек башлыгы.
Киңәшмә ахырында быел район мәктәпләрендә үзләренең хезмәт биографиясен башлап җибәрүче яшь белгечләрне - укытучыларны сәламләү тантанасы булды. Киңәшмәдә катнашучылар аларга мактаулы һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләделәр. Гадәттәгечә, узган уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны да мактап телгә алдылар. Аларга исә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм акчалы сертификатлар тапшырылды.
Биектау мәгариф өлкәсе республика рейтингында төрле күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен били. Әлеге казанышлар өчен мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерелде. Тиздән 1 сентябрь - яңа уку елы башлана. Алдагы елда тагы да зуррак уңышларга ирешү теләкләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев