Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районындагы Сабан туенда соңгы унъеллыкның иң көчле көрәшчеләре бил алышачак
Казан арты Сабан туе "Түгәрәк уен"ның абсолют батыры яңа машинада кайтып китәчәк. Быел татар халкының иң истәлекле һәм нурлы бәйрәмнәренең берсенең бүләкләр фонды бик зур булачак. Төп бүләк өчен кемнәр көч сынашыр, бәйрәм кунакларын нинди күңелле яңалыклар көтә? Түбәндәге язмабыз шушы турыда. Биектау районы тарихында беренче "Сабантуй&Түгәрәк уен" 22 нче...
Казан арты Сабан туе "Түгәрәк уен"ның абсолют батыры яңа машинада кайтып китәчәк. Быел татар халкының иң истәлекле һәм нурлы бәйрәмнәренең берсенең бүләкләр фонды бик зур булачак. Төп бүләк өчен кемнәр көч сынашыр, бәйрәм кунакларын нинди күңелле яңалыклар көтә? Түбәндәге язмабыз шушы турыда.
Биектау районы тарихында беренче "Сабантуй&Түгәрәк уен" 22 нче июльдә булачак. Мондый киң күләмле зур тантана яңа "Казан арты" паркында уздырылачак. Спорт һәм концерт мәйданчыклары, аттракционнар, кафе һәм рестораннар 4 гектар биләп торачак. Төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган. Бәйрәм программасында Сабан туеның гадәтләнгән бәйгеләре республиканың фольклор сәнгате фестивале белән үрелеп алып барылачак. Дистәләгән иң яхшы коллективлар кунакларны һәм биектаулыларны үз сәнгать җимешләре белән сөендерәчәкләр. Авыл кешеләренең күңелен татар эстрадасының данлыклы җырчылары да күтәрәчәк.
- Җырчылардан Хәния Фәрхи, Георгий Ибушев, Мөнир Рахмаев һәм эстраданың башка бик күп яңа якты йолдызлары килер дип көтелә, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов.
Билгеле булганча, һәр Сабан туеның үзәген, аның йөзек кашын көрәш тәшкил итә. Иң яхшы исемен яулау өчен 100дән артык спортчы көч сынашачак. Катнашучылар Казан, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Биектау, Кукмара, Зәй, Теләче, Яңа Чишмә якларыннан киләчәк.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы, билгеле инде, соңыннан булачак. Төп бүләк өчен көрәш шактый җитди булырга ошап тора. Келәмдә соңгы унъеллыкның иң пәһлеван, иң нык көрәшчеләре бил алышачак. Бәхет кемгә елмаер? Вакыт күрсәтер. Әмма шунысын әйтә алабыз - 130 килограммнан күбрәк авырлыкта Биектау районы исеменнән Илдар Абасов катнашачак. Шөһрәтле көрәшченең бүләкләре, дәрәҗәле исемнәре күп инде. Аның билбаулы көрәш буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы булуын гына әйтү дә җитә. Илдар Абасовның төп көндәшләреннән берсе - Әлмәттән Ильяс Галимов. Спортның мондый төре тарихында нәкъ менә аны иң бөек көрәшчеләрнең берсе дип атарга була. Ул - атказанган спорт мастеры, Татарстан һәм Россия чемпионы, М.Җәлил истәлегенә уздырылган турнирда 6 тапкыр чемпион исеменә ирешкән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган турнирда 5 тапкыр җиңү яулаган кеше. Абсолют батыр исемен яулар өчен Сергей Павлик та көрәшәчәк. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың абсолют чемпионы Зәйдән.
Сүз уңаеннан Павликның бер тапкыр Биектау Сабан туеның абсолют батыры булуын әйтеп китү урынлы булыр. Сергей Павлик 2010 нчы елда җилкәсенә тәкә салып мәйдан буйлап узган иде инде. Нәкъ менә шушы ел абсолют батыр исемен кунаклар яулаган соңгы ел булды. 2011-2012 нче елларда батыр исемен Олы Кавал кешесе Радик Фәйзуллин яулады. 2013-2015 елларда абсолют батыр Илдар Абасов булды. Узган елгы иң көчле көрәшче - Данис Сәлахетдинов. Җиңү безгә эләгерме? Төп бүләк районда калырмы? Бу сорауларга җавап тиздән билгеле булачак. Һәм аны без бергәләп күзәтербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев