Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында яшәүче озын гомерлеләр турында (+ФОТО)

Күптән түгел Биектау районында тагын өч ветеран - Ольга Ильинична Гурьянова, Павел Петрович Лядков һәм Гаделия Вәли кызы Гәрәева - үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Ольга Ильинична - районыбызның тыл ветераны. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Трмыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп...

Күптән түгел Биектау районында тагын өч ветеран - Ольга Ильинична Гурьянова, Павел Петрович Лядков һәм Гаделия Вәли кызы Гәрәева - үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Ольга Ильинична - районыбызның тыл ветераны. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Трмыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде Ольга Илиинична үзенең балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә, алар хөрмәтендә яши.
Павел Петрович Лядков - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1943 елдан Украина фронтында десантчы булып хезмәт итә. Тормыш иптәше белән 2 кыз үстерәләр. Сугыштан соң Павел Петрович тимерчелек һөнәрен үзләштерә. Гомере буе тимерче булып эшли. Матур итеп баянда, балалайкада уйный.
Әлдермеш авылыннан Гаделия Вәлиевна да тыл ветераны. Яшьлек елларында - гомеренең иң матур чорында Гаделиягә көне-төне җиңү өчен хезмәт куярга туры килә. 9 май - Бөек җиңү көне шатлыклы да һәм үзәк өзгеч әрнүле дә булып хәтерендә калган. Нәкъ шул көнне аның иң газиз кешесе - әнисе вафат була. Гаделия әтисе белән әнисенең өлкән баласы була. Ул 4 энесе һәм сеңелләре белән ятим кала. Ихтыяр көче нык була аның. Үзенең энеләренә һәм сеңелләренә җил-яңгыр тидерми, карап үстерә. Соңыннан үзе дә гаилә корып җибәрә. Ире белән дә озак яшәргә язмаган булган- 28 яшендә Гаделия 3 бала белән тол кала. Кече малаена ул вакытта нибары 10 ай гына була. Әмма Гаделия тормыш авырлыкларына бирешми. Берүзе балаларны тәрбияләп үстерә. Гомере буе колхозда эшли. Бүген инде аны күп санлы оныклары һәм оныкчыклары шатландырып яши.
Район хакимияте башлыгы исеменнән юбилярларны район Башкарма комитеты рәисе Илшат Хөснетдинов һәм район Башкарма комитет рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады. Алар ветераннарга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерделәр, район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар, өлкәннәргә бәхетле, тыныч тормыш, сәламәтлек теләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев