Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районында терлек азыгы әзерләү эшләре ничек бара?
Татарстанда быел азык хәзерләү эшләре катлаулы һава шартларында уза. Озакка сузылган яңгырлар урдырылган участокларны үз вакытында җыеп алырга ирек бирмәде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Биектау районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (текстта - Идарә ) начальнигы Рәхимҗан Кәримов әйтүенчә, азык хәзерләү быел гадәти графиктан артта калыбрак бара. -...
Татарстанда быел азык хәзерләү эшләре катлаулы һава шартларында уза. Озакка сузылган яңгырлар урдырылган участокларны үз вакытында җыеп алырга ирек бирмәде.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Биектау районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (текстта - Идарә ) начальнигы Рәхимҗан Кәримов әйтүенчә, азык хәзерләү быел гадәти графиктан артта калыбрак бара.
- Озакка сузылган яңгырлар печән һәм сенаж хәзерләү эшләрен башлап җибәрергә мөмкинлек бирмәде, - диде Идарә җитәкчесе. - Гадәттә беренче тапкыр чабу 5-10 нчы июньдә башланып, 15 көнләп дәвам итә һәм июльнең 20ләрендә инде икенче тапкыр чабарга керешә идек. Быел аны моннан 10 көн элек башларга туры килде һәм ул киләсе атна азагына тәмамланачак. Икенче тапкыр чабу август башларында булыр.
Мөгезле эре терлекләрнең төп азыгы - сенаж, силос, печән. Рәхимҗан Зарифович 13 нче июльгә 5100 тонна печән, 26900 тонна сенаж әзерләнүе турында әйтте. Азык берәмлегенә күчереп исәпләгәндә бу 1 шартлы баш терлеккә 8,3 центнер тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечкә туры килә. Азык хәзерләү буенча "Бөреле", "Битаман", "Серп и молот", "Татарстан" - алдынгы хуҗалыклар арасында.
Хәзерге вакытта районда сенаж салу эшләре актив бара. Әлеге эшне якындагы 7-10 көндә башкарып чыгарга кирәк, чөнки, тиешле вакытында салмасаң, үләннәрнең туклыклы кыйммәте кими.
Әлбәттә, хәзер әзерләнә торган азык җитәрлек түгел.
- Районга кышка 1 шартлы баш терлеккә 35,4 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Бу 10 мең тонна печән, 44,3 мең тонна сенаж һәм 46 мең тонна силос (ул сентябрьдә әзерләнә башлаячак) дигән сүз - дип аңлатты Рәхимҗан Кәримов.
Идарә начальнигы районда азык культуралары җитәрлек диде: 15 мең гектарда - күпьеллыклар (люцерна, клевер кебекләр); 8 мең гектарда - берьеллыклар (солы, борчак һәм вика), алар нигездә сенаж җитештерү өчен файдаланыла; 2 мең гектарда - кукуруз (силоска). Шунлыктан район хуҗалыклары кышкы чорга азыкны җитәрлек кадәрле тәэмин итә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев