Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында соңгы кыңгырау чыңлады (+ФОТО)

Май ахыры соңгы кыңгырау чыңлавы белән истә кала. Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр бу көннәрдә чыгарылыш тантаналары бара. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу - өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Быел Биектау районында 147 укучы 11 нче...

Май ахыры соңгы кыңгырау чыңлавы белән истә кала. Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр бу көннәрдә чыгарылыш тантаналары бара. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу - өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Быел Биектау районында 147 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый.
Соңгы кыңгырау - беренчедән, шатлыклы, икенчедән - моңсу бәйрәм. Әмма һәр укучының күңеле мөлдерәмә тулган мәл дә әле ул.
"Бүген шатлыклы көн булса да, мин моңсуланам. Безнең бала чакны, үсмер чакны көмеш кыңгырау чыңы еракларга алып китәр төсле. Олы тормыш юлына аяк басабыз. 11 ел бүген безгә күз ачып йомган ара кебек кенә", - ди Биектау районы 1-нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Ирина Стрекалова.
Егетләр бераз гына хисләрен йөгәнләргә ярата. "Мин үземнең мәктәпне тәмамлавым, олы тормышка аяк басуым белән горурланам. 11 елны матур һәм файдалы үткәрдек, яшәргә өйрәндек. Мәктәпне тәмамлавыма мин бик тә шат", - дип уртаклашты безнең белән Азат Халиков.
"Минем күңелемә беренче тапкыр тирән моңсулык кереп урнашты. Мондый авырттыра торган моңсулык озакка барырмы-юкмы, белмим. Киләчәктә укытучылар, сыйныфташлар белән аралашып, очрашып яшәрбез, дип уйлыйм", - дип сүзгә кушылды Динә Нуруллина.
Мәктәпне тәмамлаучыларны Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде. "Бүген барыбыз - чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп директорлары һәм ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч көн, - диде ул. - Сезнең алда зур тормышка ишекләр ачыла. 11 ел - мәктәп еллары артта калды. Әмма мәктәп елларын, укытучыларыгызны, сезне тудырган, үстергән, олы тормыш юлына чыгарган туган җирегезне онытмагыз. Безгә район үсешен тәэмин итәрдәй алдынгы карашлы белгечләр кирәк. Сезне туган җирдә көтеп калабыз". Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары нинди генә юл сайласа да, киләчәктә аларның яраткан эше булырга тиеш.
Укучылар да директорлар корпусына һәм укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез безнең яраткан укытучыларыбыз. 11 ел буе мәхәббәтегезне һәм профессиональлегезне кызганмаганмадыгыз, безне һәм эшегезне яраттыгыз, безнең талантларны ачу өчен барысын да эшләдегез", - диделәр алар.
"Дөресен генә әйткәндә, укучылар соңгы кыңгырау чыңын түземсезлек белән көтсәләр дә, бүген моңсуланалар. Чөнки 1 сентябрьдә укучы буларак туган мәктәп бусагасын алар беркайчан да атлап керә алмыйлар. Бу көн алар өчен көмеш кыңгырау соңгы тапкыр чылтырый", - диде мәктәп укытучысы Зөһрә Владимирова.
Соңгы кыңгырау чыңлады, һавага ап-ак күгәрченнәр күтәрелде. Ә күгәрченнәр тынычлык, иминлек, матурлык һәм бәхет символы булып тора. Хәерле юл, сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев