Район Сабан туе һәм "Түгәрәк уен" фестивале кунакларның, оештыручыларның һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Келәмнәрдә соңгы унъеллыкның танылган көрәшчеләренең көч һәм куәтләрен тагын да исбатлауларын күзәтеп торган тамашачыларның хис-тойгылары югары ноктасына җитте.
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче...
Район Сабан туе һәм "Түгәрәк уен" фестивале кунакларның, оештыручыларның һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Келәмнәрдә соңгы унъеллыкның танылган көрәшчеләренең көч һәм куәтләрен тагын да исбатлауларын күзәтеп торган тамашачыларның хис-тойгылары югары ноктасына җитте.
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Сабан туеның иң кызыклы мизгелләрен якыннан карау өчен трибуналардан мәйданга ук төштеләр. Биектау көрәшчеләренә килгәндә 60 килограммлы авырлыкта Нәфис Миңнебаев финалда үзенең һәрвакыттагы көндәше Рузил Ганиев (Әлмәт шәһәре) белән көч сынашты. Бу юлы да үзенә тиңнәр булмавын исбатлады. 95 килограммлы авырлыкта Данис Сәлахетдинов икенче булды. Радик Фәйзуллинга ярымфиналда Сергей Павликны җиңеп, финалга чыгу өчен бераз гына җай килү җитеп бетмәде.
Хисләр ташкыны, бер-берсенең уңышларына сөенү шатлыгы белән әйтелмәгән сүзләр калды. Иң кирәкле сүзләрне әйтү, киләчәктә милли көрәшне үстерү планнары турында сөйләшү, һәркемнең фикерен тыңлау максаты белән җитәкчеләр һәм спортчылар - милли көрәшне саклауга көн саен үзеннән өлеш кертүчеләр очрашуы оештырылды. Мондый истәлекле очрашуны оештыруда Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин башлап йөрде. Кунаклар арасында Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның Көрәш Федерациясе башкару директоры, грек-рим көрәше буенча РСФСРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, билбаулы көрәш Федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин, шулай ук Рәшит Сәмигуллин, Марсель Таһиров, Ильяс Галимов, Атлас Гафиятов, Рифкать Җәләев, Фәрит Шәйхетдинов, Илһам Гатауллин, Шәйдулла Сәлахов, Зөлфәт Хәсәнов бар иде. Алар барысы да кайчандыр легендар көрәшчеләр булганнар. Хәзер көрәш аларның кайберләренең төп һөнәре булмаса да, ул барыбер тормыш рәвеше булып кала бирә.
Бу буыннар очрашуы иде. Өлкәннәр милли көрәшне сакларга, үстерергә тырышулары, ничек итеп ярышларга әзерләнүләре турында сөйләделәр. Ул чакта көрәшчеләр карамагында иксез-чиксез болынлыклар гына була. Алар менә шунда җыелалар һәм осталыкларын камилләштерәләр. Хәзер яшь буын өчен бөтенесе дә бар. Биектау районында, мәсәлән, спорт комплекслары төзелгән, тиешле барлык җиһазлар алынган. Авыл мәктәпләрендә көрәш секцияләре актив эшли, ярышлар даими уздырыла. Яшь көрәшчеләр белән тәҗрибәле тренерлар, үз эшләренең осталары шөгыльләнә. Яшьләр исә өлкәннәрнең һәр сүзен игътибар белән тыңладылар, бәяләделәр, чагыштырдылар, тәҗрибә үзләштерделәр.
Һавада, әйтерсең лә, ниндидер үзенчәлекле хис-тойгылар хакимлек итте. Әйе, бу чын ир-атларга гына хас көч, туганлык хакимлеге иде. Бәя биреп бетергесез кыйммәткә ия булган тәҗрибә һәм яшь буынның аек акылга нигезләнгән тормышчан максатлары үзара берләште, яңа үрләр билгеләде.
Халкыбыз барлык заманнарда да гореф-гадәтләре белән көчле булган. Менә шуңа күрә дә милли көрәшнең бу төрен сакларга, аны үстерү өстендә эшләргә, белемнәрне буыннан буынга тапшырырга кирәк.
Нет комментариев