Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында иртән юл инспекторлары “десанты” эшләде

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде. Әлеге операция "Каменка-Әтнә" автоюлының 15 нче километрында узды. Операция...

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.

Әлеге операция "Каменка-Әтнә" автоюлының 15 нче километрында узды.

Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде.

Барлыгы 15 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Алар арасныда 3 кеше машина белән алгы яндагы тәрәзәләрен каралтып (тонировка) йөргән. Протокол төзелгәч, кагыйдә бозучылар тәрәзәләрдән пленканы кубарып алалар. Өч машина йөртүче төзек булмаган машина белән идарә иткәннәр, 5 машина йөртүче ОСАГО иминият полисыннан башка гына руль артына утырган булуы ачыклана һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев