Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды (+ВИДЕО)

Биектау районында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уздырылды. Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм зур югалтуларга китергән, 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Митинг Геройлар аллеясында узды. Митингны Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм...

Биектау районында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уздырылды. Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм зур югалтуларга китергән, 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Митинг Геройлар аллеясында узды.
Митингны Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачып җибәрде. "Бөек Ватан сугышында ил өчен һәлак булган батыр сугышчыларны, шулай ук Ватан өчен барлык сугышта гомере өзелгәннәрне искә алу буларак бу көн Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә, - диде район башлыгы үзенең чыгышында. - Сугыш афәте һәр гаиләгә керде, кайгы кермәгән өй калмады. Биектау районыннан гына да 16 мең кеше Ватанны сакларга фронтка китте. 10 меңнән артык якташыбыз сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды. Бөек Ватан сугышында гомерләрен дә кызганмыйча фашист илбасарларына каршы сугышкан, килер буыннарга якты киләчәк бүләк иткән геройларыбыз халык күңелендә мәңге яшәр"!
"22 июнь илебезнең миллионлаган гражданнары күңелендә кайгы көне буларак мәңге сакланыр. Бу көнне кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән вәхшилекләргә китергән сугыш башлана. Без сугыш кырында һәлак булган каһарманнар алдында мәңге бурычлы", - диде Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов.
Биектау районы илгә 6 Советлар Союзы Героен һәм 1 Дан ордены кавалерын биргән төбәк. Сугышта катнашкан һәр кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
"Моннан 76 ел элек Ватанны сакларга киткән, җиңү көнен гомерләрен аямыйча якынайткан солдатлар бүген безнең арада юк инде. Әмма безнең йөрәкләрдә алар турында якты истәлек яши", - дип билгеләп үтте Биектау районы ветераннар Советы рәисе Билал Шиһабетдинов.
Митингта катнашучылар мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салдылар, сугыш чорында тылда эшләгән ветераннарга канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр.
Бүгенге чарада шулай ук патриотик хәрәкәт активистлары, мәктәп укучылары һәм район халкы катнашты. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев